Ведомствоара элемтә системасын эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә гражданнарны кирәксез белешмәләр артыннан йөрүдән азат итүгә ирешү мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдерде.
“Кешеләрне кирәксез белешмәләр артыннан йөрүдән азат итәргә кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте ТР Премьер-министры муниципаль берәмлек башлыкларына. Илдар Халиков сүзләренә караганда, Казан өчен бу транспорттан бушату мәсьәләсе дә. Шулай итеп, узган атнада гына да 3 меңнән артык казанлыны кирәксез белешмә алырга мәҗбүр иткәннәр.
Артык белешмәләр таләп иткән өчен административ җаваплылык каралган, дип искәртте ТР Хөкүмәт башлыгы. Вазифаи затлар өчен штраф күләме 10 мең сумга кадәр булырга мөмкин, күпфункцияле үзәкләр, оешмалар һәм учреждениеләр хезмәткәрләре өчен – 3 мең сумга кадәр.
Ведомстволар арасында электрон документ әйләнешенә кагылышлы федераль канун агымдагы елның беренче июленнән үз көченә кергән иде. Татарстанда әлеге системага бүгенге көндә 45 муниципаль берәмлек территориясендәге 987 адрес (шушы хезмәтләрне күрсәтүче бүлекчәләр) ялганган, системада 4000 хезмәткәр эшли. Электрон бәйләнеш системасында эшләүче хезмәткәрләр санын алга таба арттыру бурычы куела. Хәзерге вактта республикада 1 хезмәткә кимендә 2 запрос туры килә.
Соңгы дистә елда телекоммуникацияләр инфраструктурасы ныклы үсеш кичергән Татарстанда бу эш бераз алданрак башланган иде. Бүген 20 ләп министрлык һәм ведомство, 45 муниципаль берәмлек әлеге системада эшли. Ә кайбер төбәкләрдә әле бүген дә интернет каналларның җитешмәве электрон бәйләнеш системасы мөмкинлекләреннән тиешенчә файдаланырга комачаулый. “Электрон юл белән дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кимендә ике белешмә соратып алырга кирәк. Ягъни әлеге системада бер дәүләт хезмәтенә кимендә 2 запрос туры килергә тиеш. “Эшне башлап кына җибәргәндә, кирәкле запросларның бары 40 проценты гына алына иде. Сентябрьдән система тулы куәтенә эшләп китте. Хәзер норматив буенча 1 хезмәткә кимендә 2 запрос туры килә”, - ди Роман Шәйхетдинов.
Искәртеп узабыз, әгәр гражданнардан ведомстволар арасында бер-берсеннән алмаша торган документ сорыйлар икән, бу хакта (843) 5-114-115 телефоны аша Ведомствоара элемтә системасының техник ярдәм кайнар линиясенә хәбәр итәргә мөмкин. Гражданнарга алардан таләп ителергә тиеш булмаган документлар исемлеген өйрәнергә кирәк булачак.