Германия, Норвегия һәм Франциядән килгән менеджерлар ИТ-паркта булды

2012 елның 23 октябре, сишәмбе

Бүген Казан ИТ-паркында Германия, Норвегия һәм Франциядән килгән менеджерлар булды.

Кунакларны ИТ-парк инфраструктурасы, Дата-үзәк һәм резидентлар эше белән таныштырдылар.

Бизнес-инкубаторда 48 резидент бар, шуларның 20 се ИТ-паркның 3-нче катында урнашкан мини-офисларда эшли. “ Яшьләр үз идеяләре белән ИТ-паркка килә, аннан соң алар ел дәвамында белгечләр ярдәмендә проектларын яхшырту өстендә эшлиләр. Соңрак стартаплар ИТ-парк резидентлары була һәм үз проектларын үзлектән эшли”, - дип сөйләде Бизнес-инкубатор директоры Артур Булатов.

Кунаклар: “Бу мәйданчыкта бары тик Татарстаннан килгән стартаплар гына эшлиме?”- дип кызыксынды. “Монда бөтен Россиядән җыелган яшьләр эшли. Мәсәлән, Real Speaker  тавыш танып белү системасын Йошкар-Оладан килгән яшьләр  төзеде. Хәзер алар Казанда эшли, ә проектның җитәкчесе Виктор Осетров АКШ та шушы уйланмага патент ала”, - дип аңлатты Артур Булатов.

Соңрак бу системаны кунаклар инглиз һәм француз телләрендә сынап карады. “Кызыклы проект. Система бер хатасыз эшләп чыкты, шунысы куанычылы”, - дип азсызыклады кунаклар.

Дистанцион укыту буенча “Онлайн репетиторлар” проекты җитәкчесе Алексей Таллан үзенең проекты хакында сөйләде. “Бу системада укыту өчен компьютер һәм веб-камера кирәк. Профессионал педагоглар теория һәм практика буенча материал әзерли, соңыннан белем дәрәҗәсен дә тикшерә. Шулай итеп мәктәптә чыгарылыш имтиханнарына, югары уку йортларындагы имтиханнарга да әзерләнеп була.”

Германиядән, Франциядән, Норвегиядән килгән 22 менеджер идарәче кадрлар әзерләү Президент программасы кысаларында Казанда 21-27 октябрьдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International