Тиздән Россиядә май бәйрәмнәре -1 Май Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм 9 Май Җиңү көне. Май башында КФҮкә барырга уйласагыз, игътибар итегез: май бәйрәмнәрендә республика бүлекчәләре үзгәртелгән расписание буенча эшләячәк.
Республиканың КФҮләре 1, 3, 9 һәм 10 майда эшләмәячәк, ә 30 апрельдә һәм 8 майда барлык офислар гадәттәгедән бер сәгатькә алданрак ябылачак.
Бүлекләрнең эш графигы:
— КФҮнең 11 бүлеге, Казанда 1 мигрантлар белән эшләү бүлеге һәм 20 район филиалы: Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Яр Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Тукай, Чистай, «Студентлар», «КФҮ-Молл» һәм Үзәк КФҮ Яр Чаллыда.
Эшләми торган көннәр: 1, 3, 9, 10 май.
Эш көннәре: 2, 4 майдан 7 майга кадәр һәм 11 май.
— 24 район филиалы: Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Менделеевск, Мөслим, Кама Аланы поселогы, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Җәлил поселогы, Спас, Тәтеш, Теләче, Чирмешән, Ютазы.
Эш көннәре: 1 майдан 3 майга кадәр һәм 9 майдан 11 майга кадәр.
Эш көннәре: 4 майдан 7 майга кадәр.
— 5 район филиалы: Арча, Биектау, Лаеш, Минзәлә, Питрәч.
Эшләми торган көннәр: 1, 3, 4, шулай ук 9 майдан 11 майга кадәр.
Эш көннәре: 2 һәм 5 майдан 7 майга кадәр.