Татарстанның алты шәһәрендә яңа бушлай Wi-Fi зоналар эшли башлады

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә, Зәй һәм Лениногорскта бушлай Wi-Fi эшләүче яңа зоналар ачылды. Челтәргә тоташу бик гади: ноутбук яки смартфоннан авторизацияләнү җитә.

"Узган елдан без элемтә операторлары белән бергә бушлай Wi-Fi челтәрен киңәйтү максатын башкарабыз. Мондый челтәрләр коммуникациянең мөһим резерв каналы булып тора, алар республика халкына һәм кунакларына элемтәдә калырга, цифрлы сервислардан файдаланырга өстәмә мөмкинлек бирә. Операторларның бу идеяне хуплауларына һәм гавами керү нокталарын булдыруга актив кушылуларына без бик шат", - дип саный Татарстан Республикасының цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев.

Бушлай Wi-Fi адреслары:

- Казан: Ямашев проспекты, 15 һәм 46/33 йортлар; Совет ур., 22; Беломорская ур., 242; Ленинград ур., 27; Дементьев ур., 33а; Декабристлар ур., 187/42; Җиңү Проспекты, 141 һәм 91; Себер тракты, 8;

- Яр Чаллы: Энтузиастлар бульвары, 16; Сөембикә проспекты, 2/19 һәм 51/1а йортлары; Тынычлык проспекты, 28а/2; ис. Җәлил ур., 47б, к. 3; ис. Вахитов ур., 14б;

- Әлмәт: Ленин ур., 48 һәм 100 йортлар;

- Түбән Кама: Химиклар проспекты, 34; Корабельная ур., 42; Сөембикә ур., 7; Гагарин ур., 25; Менделеев ур., 31А; Төзүчеләр проспекты, 2ж;

- Лениногорск: Ленинград ур., 16;

- Зәй: Җиңү Проспекты, 1/02а.

Тоташу тизлеге 100 Мбит/с ка җитә — бу күпчелек онлайн-сервисларның уңайлы эшләве өчен җитәрлек. Проект МТС компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырылган. Мтс_free челтәре белән мондый керү нокталары республикада инде 26га җитте. Алар барысы да халык күп булган элемтә салоннарында урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International