Роман Шәйхетдинов Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада җиңүчесенә бүләккә планшет тапшырды

2012 елның 22 октябре, дүшәмбе

Кичә Халыклар дуслыгы йортында татар телен иң яхшы белүчеләрне котладылар. Олимпиаданың җиңүчесе - 18 номерлы гимназия укучысы Булат Миңнемуллин. Тантаналы рәвештә аңа ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов планшетлы компьютер бүләк итте.

Исегезгә төшерәбез: Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада Казанда узган атнада башланып китте. Анда Россия Федерациясенең 14 субъектыннан килгән 100дән артык мәктәп укучысы катнашты.

Олимпиада кысаларында укучылар татар теле һәм әдәбияты буенча төрле биремнәр эшләде. Берничә көн эчендә яшүсмерләр  башкару осталыкларын күрсәтте, Татарстан тарихын һәм мәдәниятын белүдә ярышты, шулай ук алар төрле дискуссияләрдә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International