Хөрмәтле журналистлар!

2012 елның 16 октябре, сишәмбе

Сезне  “ИТ-укытучы 2012” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү церемониясенә чакырабыз.

Конкурс педагогларның профессиональ потенциалын үстерүгә, мәгариф өлкәсендә яңа технологияләр җәелдерүгә, җәмгыятьтә  инновацион приоритетлар ныгытуга  юнәлдерелгән.

Бәйгене ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф үсеше институты ярдәмендә Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” компаниясе оештырды.

Конкурс урта мәктәптә информатика һәм мәгълүмати технологияләр курсын укытучы һәм 2012 елда ИТИСка кабул ителгән иң күп абтитуриентлар бирүче педагоглар өчен үткәрелә.

Бүләкләү ИТ-паркта, Петербург урамы, 52 йортта, 17 октябрьдә 13:30 сәгатьтә булачак.

Аккредитация 264-73-34 яки  gg@tatar.ru эл.почтасы аша 16 октябрь 18:00 сәгатькә кадәр бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International