“Основа Телеком” компаниясе милектәше Виталий Юсуфов бүген ИТ-паркта булды

2012 елның 15 октябре, дүшәмбе

Бүген, эшлекле визиты кысаларында, “Основа Телеком” ААҖ акционеры Виталий Юсуфов Казан ИТ-паркында булды. ”Основа Телеком”  компаниясе Оборона министрлыгына буйсынучы “Воентелеком” катнашында төзелгән, Россиядә 2,3 ГГц диапазонында LTE челтәре үстерә.

Кунакны ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ИТ-парк директоры Динар Насыйров каршы алды. Динар Насыйров ИТ-парк инфраструктурасы белән таныштырды, резидентлар сайлау үзенчәлекләрен аңлатты, технопарк грантлары хакында сөйләде.

Электрон формада бирелүче дәүләт хезмәтләре хакында Министр урынбасары Әнисә Гайнуллина сөйләде. “Сентябрь аенда республикада 1,7 миллион электрон хезмәт күрсәтелде, 2011 ел январе белән чагыштырганда бу 5 тапкыр үсеш, дигән сүз. Алга таба  бу санны 3 миллионга җиткерергә планлаштырабыз. Безнең максат – дәүләт хезмәтләренең 50 процентын электрон рәвештә күрсәтү”,- дип азсызыклады ул.

Виталий Юсуфовка шулай ук электрон документ әйләнеше системасын презентацияләделәр. Бу система Татарстанда 2005 елдан ук эшли. Бүген барлык җитәкчеләрнең дә  “мобиль офис”ларында  теләсә кайчан һәм теләсә кайда документлар белән эшләргә, тавышлы яки язма резолюцияләр салырга, электрон имза калдырырга мөмкинлек бирүче кушымталары бар. Көн саен 30 мең кеше документларны шушы системада эшкәртә. “Сезнең документ әйләнеше системасы хакында бөтен Мәскәү шаулый”, - диде кунак презентациядән соң.

Министр урынбасары Анатолий Геллер кунакка “Глонасс +112” системасы хакында сөйләде.

Соңыннан ИТ-паркта Роман Шәйхетдинов һәм Виталий Юсуфов эшлекле очрашу үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International