uslugi.tatarstan.ru порталында 78 меңгә якын гаилә шәхси кабинетлары аша укучы балаларының билгеләрен көн саен карап бара. Моннан тыш портал яңа мөмкинлек ачты – укучының класс яки параллель буенча уртача билгесен чыгару, уку елы барышында уртача билге үзгәрешен график рәвешендә күзәтеп бару.
“Билге тикшерү” хезмәтен алу өчен Сезгә шәхси кабинетыгызга керергә кирәк. Әгәр дә яңа кулланучы булсагыз, шәхси кабинетыгызда теркәлергә онытмагыз.
Шәхси кабинетыгызда “Шәхси биремнәр” һәм “Балалар” бүлеген сайлап, мәктәптә алган edu.tatarstan.ru логинын һәм паролен кертегез.
Ансат кына теркәлеп, Сез Порталның баш битендә “Бала билгесен тикшерү” хезмәтеннән файдалана аласыз.