“Телеком-2012”- Бөтендөнья күргәзмә-форумы элемтә һәм мәгълүмат-коммуникацияләр технологияләре өлкәсендәге күренекле чараларның берсе. Ул Дубайда Халыкара күргәзмәләр һәм конгресслар үзәгендә 14-18 октябрьдә уза. Оештыручысы – Халыкара электроэлемтә берлеге (БМО).
Бу чарада 6500 дән артык кеше катнаша, алар арасында дәүләт һәм хөкүмәт җитәкчеләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, регионнар җитәкчеләре, дөньяның алдынгы телекоммуникация компанияләре вәкилләре катнаша.
Росссия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы күргәзмәдә “Россия” экспозициясе оештырды. Анда мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге фәнни уңышлар күрсәтелергә тиеш. Россия стендында Татарстанның Иннополис инновацион үзәге хакында фильм бар.
Югары Ослан районында 1200 гектар мәйданда төзелә башлаган яңа иярчен-шәһәрдә 155 мең кеше яшәячәк һәм эшләячәк. Берничә дистә мең ИТ-белгеч, аларның гаиләләре өчен берничә технопарк, ИТ-университет һәм барлык кирәкле инфраструктуралы яшәү урыны булачак.
Зона резидентларына ташламалы озак сроклы аренда шартларында җир участоклары биреләчәк. Аларга махсус салым ставкалары, шул исәптән, ЕСН – 14% (30-34% урынына), табыш салымына – 13,5% (20% урынына). Шулай ук резидентларны 10 елга милек салымыннан азат итү күздә тотыла. Махсус икътисади зона –(рус.ОЭЗ) махсус таможня зонасын үз эченә ала, шулай ук “бер тәрәзә” принцибында дәүләт хезмәтләре тәкъдим ителәчәк.