“Татарстанның Югары Ослан районында яңа административ-территориаль берәмлек - Иннополис төзеләчәк”, - диде ТР Премьер-министр урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.
Элегрәк Иннополис республиканың Югары Ослан районында урнашкан Елизаветино авылында булачак дип күзаллана иде. 2012 ел 5 июлендә ТР Дәүләт Советы депутатлары Елизаветино авылын Иннополиска үзгәртергә карар кылды. Кичә Дәүләт советы комитеты рәисе Валентина Липужина Елизаветино авылы исемен үзгәртү хакында республика депутатлары карары федераль органнар тарафыннан хуплау тапмады дип белдерде.
“Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары белдергәнчә, бу республика картасында Иннополис булмаячак, дигән сүз түгел. Югары Ослан районында без яңа шәһәр округы булдырачакбыз”, - дип азсызыклады министр.
Иннополис төзелеше Татарстанда быел башланып китте. Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев 2012 ел 9 июнендә яңа шәһәр төзелеш мәйданчыгында Иннополиста киләчәктә яшәячәк кешеләргә юллама салынган капсула куйды.