Татарстанда бер-ике ай эчендә яңа буын 137 инфомат куелачак. 145 беренче буын инфоматы элекке режимда эшләвен дәвам итә. Шулай итеп Татарстанда инфоматлар саны ике тапкыр арта – 282 була.
Яңа терминалларның төп өстенлекләре – җитештерү һәм эксплуатацияләү арзанлыгы, заманча технологияле дизайны һәм компактлы размеры. Яңа инфоматлар PayPass карталарын куллану мөмкинлеге бирә. Түләү өчен терминалга пластик картаны, сумкадан алмыйча гына, якын китерү дә җитә. 1000 сумга кадәр пин-код та соралмый.
Яңа типтагы инфоматларда шундый ук дәүләт хезмәтләре куллану саклана.