Казан Дата-үзәге Россиядә биремнәр эшкәртү үзәкләре арасында (рус.ЦОД) бишенче булып Tier 3 сертификаты алды.Шуларның икесе бары милекчегә генә хезмәт итә һәм арендага бирелми. Бу Россия регионнары өчен гадәттән тыш күренеш, дип хәбәр итә ИТ-парк матбугат хезмәте.
Бүген Tier ның 4 баскыч ышанычлылыгы бар. Халыкара ышаныч стандарты Tier 3 энергия белән тәэмин итүне резервлый. Бу система ремонт эшләре вакытында, инженерлык системаларын бер тапкыр резервлау нәтиҗәсендә, Дата-үзәкне туктаусыз эшләтергә мөмкинлек бирә.
Гадәттә клиентлар үзләренә шушы баскычка карап ЦОД сайлый. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, бары тик бу күрсәткеч кенә клиентларның биремнәре сакланып калуны гарантияли.
Казан ИТ-паркы Дата-үзәге – Идел буенда иң зур ЦОДларның берсе: аның мәйданы 1000 кв метр. Коммерциячел (750 кв метр) һәм дәүләти (250 кв метр) ЦОД ларга бүленгән.