“Основа Телеком” ААҖ директорлар советы әгъзасы Виталий Юсуфов белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте бинасында узды, анда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министр урынбасары-Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин катнашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасында телекоммуникацияләр өлкәсе үсеше, шул исәптән, чыбыксыз челтәрләр үсеше хакында сүз барды.
Исегезгә төшерәбез, Виталий Юсуфов Казанга эш визиты кысаларында ИТ-паркта булды, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән сөйләшүләр үткәрде.