Казан ИТ-паркында АКШның Россия Федерациясендәге илчелеге бүлеге җитәкчесе Ребекка Нефф булды. Кунакны ИТ-парк директоры Динар Насыйров каршы алды һәм Дата-үзәк, Бизнес-инкубатор, башка инфраструктура берәмлекләре белән таныштырды.
Бүген Казан ИТ-паркында муниципалитет хезмәткәрләре өчен “Дәүләт һәм муниципалитетлар идарәсендә мәгълүмати технологияләр кулланышы” дигән темага 3 көнлек семинар эшли башлады.
Startobaza бизнес-фәрештәсе социаль челтәрләрдә эш эзләү кушымтасы булып торган Smart Start проектын инвестицияләү хакында хәбәр итте.
Иртәгә Татарстанда Бөтендөнья почта көне билгеләп үтелә. Бәйрәмдә почта түләмнәренә Казан элемтә электротехникумы 80 еллыгына чыккан махсус штемпель сугу каралган. Барыгызны да бу акциядә катнашырга чакырабыз. Бәйрәм 9 октябрьдә Бауман урамында 10.00-12.00 сәгатьтә була.
Хөрмәтле педагоглар, уку йортлары хезмәткәрләре һәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйм!
Бүген ИТ-паркта РФ Роскомнадзор җитәкчесе Александр Жаров һәм Роскомнадзорның Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе Айрат Зарипов булды.
Казан 2016 елда информатика буенча Бөтендөнья олимпиадасын кабул итү хокукын яулады. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә “ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге” ДУП башкарма директоры Татьяна Камалетдинова белдерде.
Бүген ИТ-паркта информатика һәм программалаштыру белән кызыксынучы мәктәп укучылары арасында оештырылган бәйгенең финалы - IT-Jump булды. Анда ТР Премьер-министр урынбасары-Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм “Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче технопарк “ИТ-парк” директоры Динар Насыйров катнашты.
Ведомстволарның Өлкәннәр көненә әзерлегенә багышланган видеоконференциядә бүген “Добрый телефон” – “Мәрхәмәтле телефон” яңа хәйрия программасы хакында сүз барды. Караучысыз калган өлкән яшьтәге кешеләргә гадәттән тыш хезмәтләр кнопкасы булган кәрәзле телефоннар бүләк ителәчәк.
Бүген Казанда Татарстан-Люксембург эшлекле форумы эшли башлады. Форум ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Люксембург Бөек Герцоглыгы Премьер-министры Жан-Клод Юнкер катнашты.