Татарстанда Бөтендөнья почта көне бәйрәме булачак

2012 елның 8 октябре, дүшәмбе

Иртәгә Татарстанда Бөтендөнья почта көне билгеләп үтелә. Бәйрәмдә почта түләмнәренә Казан элемтә электротехникумы 80 еллыгына чыккан махсус штемпель сугу каралган. Барыгызны да бу акциядә катнашырга чакырабыз. Бәйрәм 9 октябрьдә Бауман урамында 10.00-12.00 сәгатьтә була.

БМО рамкаларында үткәрелүче бәйрәмнәрнең берсе - Бөтендөнья почта көне. 1874 елның 9 октябрендә Бөтендөнья почта оешмасы (БПО) төзелә. 1969 елда Токиода узган ХVI Конгресста бу көнне почта көне итеп бәйрәм итү хакында карар кабул ителә. Бу бәйрәм илләрне һәм халыкларны берләштерә. Дөньяда бүген почта клиентлары 6800 телдә  сөйләшә, БПО га 190 почта оешмасы керә, алар бердәм почта даирәсе хасил итә һәм җир йөзендә иң зур җиткерү челтәре булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International