Яшел Үзәндәге кебек, Биектау районы территориясендә дә 112-системасы гамәлгә керде. Бу районда яшәүчеләр гадәттән тыш хәлләргә юлыккан очракта, кәрәзле яисә стационар телефоннан бердәм “112” номерына шалтыратып, кирәкле ярдәмне үз вакытында алалар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Сингапур Халыкара сәнәгать комитеты (International Enterprise Singapore) җитәкчелеге һәм Сингапур Республикасы премьер-министры махсус киңәшчесе Филипп Йео (Philip Yeo) белән очрашуы Татарстан делегациясенең эшлекле сәяхәтен йомгаклады.
Татарстан Иннополис ИТ-шәһәрендә техник-җәелдерү тибындагы махсус икътисади зона төзү өчен РФ Икътисадый үсеш министрлыгына заявка бирде дип белдерде ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов “Интерфакс”ка.
Бүген 20-23 сентябрьдә булачак “Сочи-2012” XI Халыкара инвестиция форумында Татарстан Республикасы стенды эшли башлады. Быел Татарстан форумда республика башкаласыннан ерак түгел 155 мең кеше яшәрлек ИТ-шәһәр - Иннополис проектын тәкъдим итә. Күргәзмә рәсми рәвештә иртәгә ачылачак.
Бүген 20-23 сентябрьдә булачак “Сочи-2012” XI Халыкара инвестиция форумында Татарстан Республикасы стенды эшли башлады. Быел Татарстан форумда республика башкаласыннан ерак түгел 155 мең кеше яшәрлек ИТ-шәһәр - Иннополис проектын тәкъдим итә. Күргәзмә рәсми рәвештә иртәгә ачылачак.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ икътисад үсеше министры урынбасары – дәүләт милке белән идарә итү Федераль агентлык җитәкчесе Ольга Дергунова Казан IT-паркында булды. Кунакларны ТР Премьер-министр урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршылады.
20 сентябрьдә “Сочи-2012” XI Халыкара инвестицион форумы эшли башлаячак. Ел саен анда илнең күп кенә төбәкләре, шулай ук Россия һәм чит ил компанияләре үзләренең проектларын күрсәтеп килә. Бүгенгә 28 ил һәм Россиянең 60 регионы форумда катнашуларын раслады.
2012 елның 1 июленнән – ведомствоара багланышлар ситемасы гамәлгә кергәннән бирле – СМЭВ системасына 29 115 хезмәт алу өчен 25 379 мөрәҗәгать алынды. Бу хакта Министрлар кабинетында узган шимбә киңәшмәсендә ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Казанда 2013 ел Универсиадасына әзерләнүче мәгълүмат-аралашу инфраструктурасы август ахыры-сентябрь башында 4 төрле ярышта уңышлы тест узды. Бу ярышлар: Байдаркада һәи каноэда ишү буенча студентлар дөнья чемпионаты, Су полосы Kazan Cup яшьләр җыелма командалары халыкара турниры, Атыш буенча студентлар дөнья чемпионаты һәм Академик ишү буенча студентлар дөнья чемпионаты.
Татарстан Рсепубликасы “Халык контроле” мәгълүмат системасы гамәлгә керүгә 5 ай вакыт узды. Бу арада системада 3 мең гариза теркәлде, аларны 47 800 кеше хуплап чыкты. Министрлыкларның һәм ведомстволар эшенә 5 500 тапкыр уңай яки тискәре бәя бирелде. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары- Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.