Казанда 2013 ел Универсиадасына әзерләнүче мәгълүмат-аралашу инфраструктурасы август ахыры-сентябрь башында 4 төрле ярышта уңышлы тест узды. Бу ярышлар: Байдаркада һәи каноэда ишү буенча студентлар дөнья чемпионаты, Су полосы Kazan Cup яшьләр җыелма командалары халыкара турниры, Атыш буенча студентлар дөнья чемпионаты һәм Академик ишү буенча студентлар дөнья чемпионаты.
Универсиаданың башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов ТР Премьер-министры урынбасары- Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновка һәм министрлык хезмәткәрләренә бу чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. “Безнең хезмәттәшлек Россиядә 2013 ел Универсиадасын уңышлы уздыру һәм Казанның Россия спорт башкаласы булуы дәлиле”, - диде ул.
Тестлы ярышларда ИТ-системалар куллануның төп максаты- Универсиада сиcтемалары прототиплары функцияләрен тикшерү. Аерым алганда, аккредитация, торакка урнаштыру, планлаштыру һәм ашау-эчү оештыру, чаралар графиклары белән идарә итү, страховка һәм медицина хезмәтләре күрсәтү. Шулай ук автоном рәвештә эшләүче “Волонтерлар” мәгълүмат системасы, Интернет-портал, Контакт-үзәк базасы һәм Гадәттән тыш хезмәтләр системасын координацияләү имтихан узды.
Тест нәтиҗәләре буенча ИТ-системаларга таләпләр арттырылып, алар техник проектлау этабында һәм проект документлары төзегәндә исәпкә алыначак.
Исегезгә төшерик: РФ Элемтә министрлыгы һәм ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан гамәлгә куелачак Универсиада ИТ-технологияләре концепциясе РФ Хөкүмәте Рәисе беренче урынбасары Игорь Шувалов кушуы буенча кабул ителде.