Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Сингапур Халыкара сәнәгать комитеты (International Enterprise Singapore) җитәкчелеге һәм Сингапур Республикасы премьер-министры махсус киңәшчесе Филипп Йео (Philip Yeo) белән очрашуы Татарстан делегациясенең эшлекле сәяхәтен йомгаклады.
Очрашуда ТР Премьер-министр урынбасары –Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры урынбасары, Иннополис проекты җитәкчесе Антон Грачев катнашты. Сөйләшүләрдә шулай ук РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Марк Шмулевич һәм өлкән партнер - «RunaCapital» венчур фондын оештыручы Сергей Белоусов катнашты.
Үзенең чыгышында Рөстәм Михнеханов Татарстан күп еллар дәверендә Сингапур Республикасы тәкъдим иткән тәҗрибәгә юнәлеш тота һәм монда инфокоммуникацияләр технологияләре, транспорт инфраструктурасы, мәгариф өлкәсе белгечләрен җибәреп тора диде.
Сингапурлыларга Татарстан Президенты “Иннополис” проектын да тәкъдим итте. Югары Ослан районында 1200 гектар мәйданда төзелә башлаган яңа иярчен-шәһәрдә 155 мең кеше яшәячәк һәм эшләячәк. Берничә дистә мең ИТ-белгеч, аларның гаиләләре өчен берничә технопарк, ИТ-университет һәм барлык кирәкле инфраструктуралы яшәү урыны булачак.
“Иннополис –федераль әһәмияткә ия булган проект. Ул Ли Куан Ю һәм Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев хуплавына лаек булды, бу проектта АКШ ның Карнеги Меллон университеты катнашуы хакында килешү бар”, - диде ул. - Россиядә бу шундый зур әһәмиятле һәм масштаблы проектларның беренчесе”.
Йео әфәнде бу проект зур кызыксыну уята һәм Сингапур эшлекле даирәләренә Татарстан белән хезмәттәшлек итү өчен зур мөмкинлекләр бирә дип таныды. Ул шулай ук перспективалы хезмәттәшлек итү хакында сөйләде һәм Татарстан проектларында Сингапур тәҗрибәсен куллану хакында диалогка әзерлеге хакында әйтте.
Очрашу ахырында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Йео әфәндене Иннополис концепциясен Татарстанга килеп өйрәнергә һәм Татарстанның инновацияле үсешендә партнер булырга чакырды.