Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ икътисад үсеше министры урынбасары – дәүләт милке белән идарә итү Федераль агентлык җитәкчесе Ольга Дергунова Казан IT-паркында булды. Кунакларны ТР Премьер-министр урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршылады.
Казан IT-паркы директоры Динар Насыйров кунакларга IT-парк, компания-резидентлар эшчәнлеге турында сөйләде. Кече һәм урта эшмәкәрлек алып баручы ИТ-компанияләр өчен 30 мең кв метр мәйдан биләүче ИТ-паркта бүген барлык кирәкле инфраструктура бар. Дәүләт мәгълүмати системаларын һәм ИТ-парк резидентлары системаларын урнаштыру өчен көчле Дата-үзәк булуы бик уңай фактор булып тора.
Ольга Дергуновага Бизнес-инкубаторның иң яхшы ИТ-проектларын – “Автодория” һәм Сколководан 4,8 млн сум инвестиция алган Real Speaker компаниясе эше белән таныштырдылар.
“Дан диварында” Ольга Дергунова Бизнес-инкубатор резидентларына мондый теләк язып алдырды: “Россия иминлеге хакына якты идеялар, яхшы команда, тиз монетизацияләү”.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина республикада электрон дәүләт хезмәтләре һәм информацион системаларның динамикалы үсеше хакында сөйләде. “Бүгенгә республиканың дәүләт хезмәтләре порталында 131 электрон хезмәт һәм сервис күрсәтелә”, - диде ул.
“Ит-парк өчен генә түгел, бөтен Татарстан өчен дә Иннополис шәһәрчеге төзелү зур акцент булып тора”, - дип азсызыклады Роман Шәйхетдинов, Ольга Дергуновага Иннополис проектын тәкъдир иткәндә. Иннополис төзелешенә быел июнь аенда старт бирелде. Киләчәктә Иннополиста яшәячәк кешеләргә юлланган махсус хатны шәһәр төзеләчәк урында Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев җиргә күмде.
“Дөньякүләм масштабка ия “Иннополис” проекты планында 60 мең ИТ-белгечкә эш урыны булдыру каралды, Ит-белгечләр һәм аларның гаиләләре өчен комфортлы тору шартлары булачак”, - диде министр.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер Ольга Дергуновага 2009 елдан эшли башлаган ГЛОНАСС +112 системасы хакында сөйләде. “Диспетчерлар 112 номерына реаль вакыт режимында мөрәҗәгатьләр кабул итә, шуннан соң аларга карточка тутырыла һәм һәлакәттән коткару подразделениеләренә җибәрелә”, - дип сөйләде Анатолий Геллер.
Визит кысаларында кунакка ТР нефть һәм газ комплексындагы приоритетлы проектларны күрсәттеләр. Аерым игътибарга 2013 елда Казанда булачак Универсиадага әзерлек нәтиҗәләре лаек булды. Хәзер үк Универсиаданың барлык объектлары да кунакларны, спортсменнарны, журналистларны кабул итәргә әзер. Бу эш хакында Универсиада 2013 башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов сөйләде.
“Казанга соңгы килүем белән чагыштырганда, инновацияләргә караш зур үзгәрешләр кичергән. Мин яшь һәм ачык яшьләр күрәм. ИТ-паркның һәр хезмәткәре ни эшләвен ачык белә. Татарстанның төп җиңүе шунда ки, ул монда яшьләрдә зур кызыксыну уяткан, һәм аларның идеялары уңышлы гамәлгә ашырыла. Рөстәм Миңнехановка һәм аның республиканың ИТ-өлкәсенә еллар буена салган инвестицияләренә зур хөрмәтемне белдерәм”, - диде Ольга Дергунова визит соңында.