Татарстан Иннополиста Махсус икътисади зона оештыру хакында РФ Икътисадый үсеш министрлыгына заявка бирде

2012 елның 25 сентябре, сишәмбе

Татарстан Иннополис ИТ-шәһәрендә техник-җәелдерү тибындагы махсус икътисади зона төзү өчен РФ Икътисадый үсеш министрлыгына заявка бирде дип белдерде ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов  “Интерфакс”ка.

Аның сүзләренә караганда, ИТ-шәһәрнең берече чиратын  төзү өчен 74 миллиард сум кирәк. Проектны финанслаштыру төрле чыганаклардан булачак, шул исәптән, бюджеттан да. Кирәкле сумманың зур өлешен шәхси инвестицияләр тәшкил итсә, бюджеттан бүленгән финанслар төп инфраструктура төзүгә тотылачак.

Аерым алганда, алдан хәбәр ителгәнчә, җомга көн “Сочи-2012” форумы кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Внешэкономбанк идарәсе рәисе Владимир Дмитриев Иннополис проектын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән хезмәттәшлек хакында меморандумга кул куйдылар.

 “Меморандум яңа шәһәр төзелешен финанслауда Внешэкономбанк катнашу мөмкинлеген күзаллый.  Беренче этапта төзелеш инженерлык һәм транспорт инфрастурктурасы, технопаркның төп бинасы, торак инфраструктурасында барачак”, - диде Роман Шәйхетдинов. Ул төзелешнең беренче этабын финанслауда ВЭБ өлешен тәгаенламады.

Инфраструктура төзелеше башланды, дип азсызыклады министр. Шәһәр беренче кешеләрне 2015 елда кабул итәчәк.

Россиядә беренче ИТ-МИЗ мәйданы 192 гектар булачак. Зона резидентларына ташламалы озак сроклы аренда шартларында җир участоклары биреләчәк. Аларга махсус салым ставкалары, шул исәптән, ЕСН – 14% (30-34% урынына), табыш салымына – 13,5% (20% урынына). Шулай ук резидентларны 10 елга милек салымыннан азат итү күздә тотыла. Махсус икътисади зона –(рус.ОЭЗ) махсус таможня зонасын үз эченә ала, шулай ук “бер тәрәзә” принцибында дәүләт хезмәтләре тәкъдим ителәчәк. 

Элегрәк РФ Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев “Интерфакс”ка Татарстан үз территорияссендә ике МИЗ төзүче беренче регион булырга мөмкин дип хәбәр иткән иде. Аныңча, МИЗ белән идарә итүче компания Сингапурның “Джеронг” компаниясе булырга мөмкин.

Әлегә Татарстанда “Алабуга” сәнәгать-җитештерүчәнлек тибындагы Махсус икътисади зона эшләп килә. Ул 2006 елда Федераль хакимияте органнары  катнашында Алабуга муниципаль районы территориясендә оештырылды. Бу зонада преференцияләр компанияләргә җитештерү чыгымнарын якынча 25 процентка киметергә мөмкинлек бирә. МИЗ резиденты статусын хәзер 25 резидент алды, әйтелгән инвестицияләре 77,8 миллиард сум тәшкил итә. Аерым алганда, МИЗда Sollers (РТС: SVAV) белән бердәм проект кысаларында Ford автомобильләре җитештереләчәк. 2020 елга кадәр МИЗ $12 миллиард инвестицияле 2020 резидент кабул итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International