Иртәгә Казан ИТ-паркында SEO Conference 2012 старт ала

2012 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Бүген 20-23 сентябрьдә булачак “Сочи-2012” XI Халыкара инвестиция форумында Татарстан Республикасы стенды эшли башлады. Быел Татарстан форумда республика башкаласыннан ерак түгел 155 мең кеше яшәрлек ИТ-шәһәр - Иннополис  проектын тәкъдим итә.   Күргәзмә рәсми рәвештә иртәгә ачылачак. 

Форум ачылуга бер көн кала, Сочи шәһәре аэропортында Татарстан Республикасы промо-төркеме эшли башлады. Брендлаштырылган кием кигән кызлар аэропортка килүчеләрне каршылый һәм зур булмаган анкета тутырган арада аларга Татарстан һәм Иннополис турында сөйли. Анкеталар нәтиҗәсендә фотога төшәргә һәм Иннополис шәһәрендә яшәүченең символик паспортын алу өчен контактларын калдырырга тәкъдим ителә.  

Бу “документ”ны форумда күрсәтүче кунакка проект хакында  күбрәк сөйләнәчәк һәм Liquid Galaxy уникаль стендында проектны 3D модель формасында күрсәтеләчәк.

Liquid Galaxy -  Google компаниясенең  эксклюзив эшләнмәсе, ул Иннополиска 3D  форматында сәяхәт итәргә һәм Сингапурның RSP Architect компаниясе ясаган мастер-план буенча ясалган иярчен-шәһәр инфраструктурасын күрергә мөмкинлек бирә.

 “Форумга бу комплект Иннополис командасы һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы соравы буенча алып киленде.  Евразиядә бердән-бер булган виртуаль стенд программасын эшләүчеләр  форумга Google штаб-квартирасыннан махсус килделәр”, - диде ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

 

"Иннополис проекты Россиядә, шул исәптән, Татарстанда, ИТ-өлкә үсешенә яңа импульс бирәчәк. Безнең максат – ВРП да мәгълүмати технологияләр һәм элемтә секторы өлешен чит илләр дәрәҗәсенә күтәрү, ягъни валовый продуктның 7-10 процентына җиткерергә. Безнең әлегә 3,5 %”, - диде ул.

Иннополис территориясендә 192 гектарда техник-гамәли махсус икътисади зона һәм ИТ-университет булачак. Университет өчен махсус программаларны АКШ ның иң яхшы югары уку йортларыннан берсе - Computer Science - Carnegie Mellon эшли.

Сүз уңаеннан, булачак ИТ-университет кампусын һәм шәһәрдә яшәүчеләр өчен торак йорт макетларын Татарстан Республикасы стендында күреп була.

Татарстан Республикасы стендының бер өлеше  - фитостена, ул ике  шарлавык белән бизәлгән, бу проектның табигатькә якын булуына һәм экологиягә ишарә. ИТ-шәһәр Татарстанның бик матур урынында урнаша – Зөя елгасынан ерак түгел тарихи Зөя утравы, популяр чаңгы шуу комплексы һәм гольф-клуб урнашкан.

Сочи форумына Россиядә беренче ИТ-башкала - Иннополис хакында имидж-ролик махсус  әзерләнде.

Уникаль ИТ-шәһәрдә кешеләр 2015 елда ук яши башлаячак.

Сочи халыкара форумы -  илдә икътисад үстерү һәм модернизацияләү белән бәйле Россия һәм чит илләрнең иң танылган эшмәкәрләре, дәүләт структуралары, фәнни даирәләр вәкилләре, экспертлар аралашу өчен иң мәртәбәле мәйданчык булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International