Сочи форумында Татарстан «Иннополис» проектын күрсәтәчәк

2012 елның 17 сентябре, дүшәмбе

20 сентябрьдә “Сочи-2012” XI Халыкара инвестицион форумы эшли башлаячак. Ел саен анда илнең күп кенә төбәкләре, шулай ук Россия һәм чит ил компанияләре үзләренең проектларын күрсәтеп килә. Бүгенгә 28 ил һәм Россиянең 60 регионы форумда катнашуларын раслады.

Гадәттәгечә, Татарстан да үз проектын тәкъдим итәчәк. Быел республика 155 мең кешелек, шул исәптән 60 мең ИТ-белгеч яшәячәк Казанның иярчен шәһәре “Иннополис” проектын күрсәтә. Бу шәһәр Татарстан башкаласыннан ерак түгел 1200 гектар мәйданда бик матур урында төзелә башлады.

Сочида Татарстан 156 кв. метрлы стендын урнаштырып куйды.

Форум кысаларында дискуссияләр  көтелә. Темалары: “Россия институциональ мохитын инвесторларга ничек җайлаштырырга”, “Шәһәрләрнең киңлек үсеше модельләре: җәелдерү VS тыгызлау”. Форумда шулай ук “Ачык регион” төбәк моделен күрсәтү һәм тагын берничә панельле дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр үткәрү каралган. 

Форумда Россия хөкүмәте җитәкчеләре, Россия һәм чит илләр компанияләре топ-менеджерлары һәм экспертлар катнашачак.

Сочи халыкара форумы -  илдә икътисад үстерү һәм модернизацияләү белән бәйле Россия һәм чит илләрнең иң танылган эшмәкәрләре, дәүләт структуралары, фәнни даирәләр вәкилләре, экспертлар аралашу өчен иң мәртәбәле мәйданчык булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International