2012 елның 1 июленнән – ведомствоара багланышлар ситемасы гамәлгә кергәннән бирле – СМЭВ системасына 29 115 хезмәт алу өчен 25 379 мөрәҗәгать алынды. Бу хакта Министрлар кабинетында узган шимбә киңәшмәсендә ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Узган атнада системага 3800 гариза килде, аларның динамикасына караганда, соңгы атналарда мөрәҗәгатьләр саны стабильләшү күзәтелә, диде ул.
Аерым алганда, ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе ике ай ярым вакыт эчендә 5 600 хезмәт күрсәтсә дә, бары 5 ведомствоара сорау җибәргән. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы адресына бу көнгәчә бер мөрәҗәгать тә килмәде, дип хәбәр итте Роман Шәйхетдинов. Шулай да Яшьләр министрлыгы, “очраклы рәвештә” булса кирәк, 2 ведомствоара мөрәҗәгать юллаган.
СМЭВ федераль, региональ һәм җирле хакимият органнарына үзләрендә булган мәгълүмат белән алмашырга мөмкинлек бирә. “Бер тәрәзә” принцибында эшли – гражданнар үзләренә кирәкле ведомствога мөрәҗәгать иткәч, барлык кирәкле белешмәләрне ведомство үзе башка дәүләт учреждениеләреннән соратып ала.
31 августта Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Президент Рөстәм Миңнеханов гражданнардан кәгазь белешмә таләп итүче хезмәткәрләрнең шәхси җаваплылыгын арттырырга тәкъдим итте.
“Башта язма рәвештә кисәтү ясарга, аннан соң штраф салырга кирәк”, - диде Президент. – Һәркем белешмә сорап утырырга түгел, ә үз эшен башкарырга тиеш. Закон бозган дәүләт хезмәткәре штраф рәвешендә җавапка тартылырга тиеш. Шулай итмәсәк, бу эш сүздә генә калачак. Без гариза бирүчеләрне дә түбәнчелеккә төшеп белешмә сорап йөрмәскә өйрәтергә тиеш”.
“Дәүләт һәм мунициапаль хезмәтләр күрсәтү оештыру турында” 210 номерлы Федераль закон буенча, дәүләт хезмәткәре 3 меңнән алып 30 мең сумга хәтле штрафка тартылырга мөмкин.