“Халык контроле” системасы –“Ачык Татарстан” проектын төзүгә яңа бер адым

2012 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Рсепубликасы  “Халык контроле” мәгълүмат системасы гамәлгә керүгә 5 ай вакыт узды. Бу арада системада 3 мең гариза теркәлде, аларны 47 800 кеше хуплап чыкты. Министрлыкларның һәм ведомстволар эшенә 5 500 тапкыр  уңай яки тискәре бәя бирелде. Бу хакта бүген ТР  Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары- Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

Гражданнардан килгән барлык мөрәҗәгатьләрнең 30 процентына “Заявка үтәлде” дигән статус куелды. 500 дән артык заявкага  (17%)  “Мотивацияле рәвештә кире кагылды” статусы бирелде, 362 проблемага  (12%)  чишелеш  эзләнә.

 “Халык контроле” – яңа “Ачык Татарстан” проектын  төзүгә таба беренче адым булды”, - диде Роман Шәйхетдинов. – Краутсорсинг инструменты буларак, бу система, җиренә җиткезеп эшләгән очракта, гражданнарның тормыш сыйфатын адреслы итеп үзгәртергә, димәк, аларның ышанычын арттырырга, хакимияткә карашын яхшыртырга тиеш”.

Теләге булган һәркем Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының “Халык контроле” бүлегенә кереп, шәһәр төзекләндерү, юллар торышы, элемтә сыйфатын яхшыртуга үз  өлешен кертә ала. Бу порталда шәхси кабинет теркәгән кеше үзен борчыган проблема хакында язып, фото- яки видео файл  җибәрә ала,  махсус картада   билге  ясап калдыра ала. Шулай ук  бу хезмәттән файдаланучылар  башка гражданнар язган гаризаларны хуплый һәм ведомстволар тарафыннан эшләнгән эшкә бәя бирә ала.

Бүген “Халык контроле”  25 категорияле  мөрәҗәгать кабул итә, заявкалар 11 министрлык һәм ведомство тарафыннан модерацияләнә.

Узган атнада федераль министр Михаил Абызов оештырган  “Ачык хөкүмәт” механизмын  кертүгә багышланган  Стратегик сессиядә Татарстанның  “Халык контроле” системасы Россиядә гражданлык җәмгыяте белән хакимият арасындагы багланышларны иң аңлаешлы һәм ачык итеп алып бару мисалы  итеп күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International