Сезне “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшенә багышланган брифингта катнашырга чакырабыз.
Брифинг Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 11 сентябрьдә булачак. Сәгать 10:00 да башлана.
Татарстанда СМЭВ – ведомствоара багланышлар системасы гамәлгә кергәнгә ике ай вакыт узды. Бу система гражданнарның төрле белешмәләр сорап ведомстволарга йөрүдән азат итүгә юнәлдерелгән. Бу арада системага 20 меңнән артык, ягъни уртача көненә 2, 5 меңгә якын мөрәҗәгать кабул ителде. 2012 елның 1 сентябренә СМЭВ та республика дәүләт органнарыннан һәм җирле үзидарә органнарыннан 2700 хезмәткәр эшләде.
Татарстан Республикасында кечкенә авыллар укучыларын мәктәпкә йөртүче 617 мәктәп автобусы ГЛОНАСС һәм ГЛОНАСС/GPS терминалларына нигезләнгән спутник системалары белән җиһазландырылды. Моның өчен бер-берсен алмаштыра алучы “Мегафон” һәм “МТС” ААҖ лары элемтә каналлары кулланыла. Моннан тыш, ел ахырына бу мониторинг системасына тагын 20 автобус көйләнәчәк.
8 һәм 9 сентябрьдә Казан ИТ-паркы бизнес-инкубаторына сайлап алу булачак. Илнең иң яхшы технопаркы бизнес-инкубаторы резидентлары булу өчен Россиянең 10 шәһәреннән - Әлмәт, Бирск, Йошкар-Ола, Казан, Мәскәү, Түбән Новгород, Оренбург, Санкт-Петербург, Ульяновск һәм Уфа шәһәрләреннән 50 дән артык стартап-командалар ярышачак.
Татарстанның барлык районнарында зона семинарлары узды, анда СМЭВ ведомствоара электрон багланышлар системасында эшләү күнегүләре бирелде. СМЭВ Татарстанда быел июль аенда гамәлгә керде, анда 1,2 мең дәүләт хезмәткәре эшли.
Министрлар кабинетында узган бүгенге киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ведомствоара электрон багланышлар системасы (СМЭВ) булып та, кәгазь белешмәләр таләп итүче урындагы кешеләрне штрафка тартырга кушты.
Бүген Казан ИТ-паркында дүртенче буын (4G, LTE) челтәрен эшләтеп җибәрүгә багышланган тантана булды. Анда Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Денис Свердлов, ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “Скартел” ҖЧҖ генераль директоры Игорь Торгов һәм “МегаФон” ААҖ Идел буе филиалы директоры Александр Григорьев катнашты.
Сезне КФУның ИТИС- Информацион технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе студентларына 120 грант тапшыру церемониясенә чакырабыз.
“Мобиль җиһазлар өчен эшләнгән “УСЛУГИ РТ” кушымтасын 25 августтан AppStore да кулланып була”, - диде ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина.
Бу уңайдан уздыралачак пресс-конференция 30 августта 10:00 сәгатьтә Казан ИТ-паркында (Петербург урамы,52). Катнашуыгыз хакында 29 августның 16:00 сәгатенә кадәр gg@tatar.ru электрон почтасына яки 264 73 34 номерга шалтыратып белдерүегезне сорыйбыз.