Хөрмәтле журналистлар!

2012 елның 29 августы, чәршәмбе

Сезне КФУның ИТИС- Информацион технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе студентларына 120 грант тапшыру церемониясенә чакырабыз.

Тантанада ТР Премьер-министр урынбасары-Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ИТ-парк директоры Динар Насыйров һәм ИТИС директоры Айрат Хасьянов катнашачак.

Грантлар тапшырылганнан соң журналистлар белән әңгәмә булачак.

Чара 1 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә Казан-Ит-паркында була (Петербург урамы,52)

Катнашуыгыз хакында 31 август 18:00 сәгатькә кадәр 264-73-34 телефонына шалтыратып яки gg@tatar.ru электрон почтасына хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International