8 һәм 9 сентябрьдә Казан ИТ-паркы бизнес-инкубаторына сайлап алу булачак. Илнең иң яхшы технопаркы бизнес-инкубаторы резидентлары булу өчен Россиянең 10 шәһәреннән - Әлмәт, Бирск, Йошкар-Ола, Казан, Мәскәү, Түбән Новгород, Оренбург, Санкт-Петербург, Ульяновск һәм Уфа шәһәрләреннән 50 дән артык стартап-командалар ярышачак.
Экспертлар:
1) Александр Яныхбаш – ORATORICA компаниясе бизнес-тренеры. Халык алдында чыгыш ясау, презентацияләр, тайм-менеджментлар үткәрү өлкәсендәге эксперт (Мәскәү шәһәре).
2) Дмитрий Плетнев - ЦВТ (Центр Высоких Технологий, г. Ижевск) коммерция директоры. Бу компания 2000 елдан бирле интернет-проектлар эшли: гадәти сайтлардан алып социаль челтәргә һәм видео-сервисларга кадәр, шулай ук Интернетта маркетинг ярдәме һәм төрле проектларны үстерү белән шөгыльләнә.
3) Анна Иванова (Мәскәү шәһәре) “Связной” компаниясендә цифрлы проектлар үсеше өчен җаваплы.
4) Нат Гаджибалаев - Evil Martians компаниясе бизнес үстерү менеджеры (Мәскәү шәһәре). Бу катлаулы web-проектлар җитештерүче, таратучы танылган компанияләрнең берсе.
5) Олег Баранник - Startbaze проекты эксперты, интернет-маркетинг буенча белгеч, Интернет-проектлар бизнес модельләрен төзи.
6) Вячеслав Воронов - Global TechInnovations консалтинг һәм һөнәри сервислар Департаменты директоры.
Сайлап алынган стартаплар җиһазландырылган 6 урынлы мини-офис алалар. Шулай ук алар юрист, бухгалтер, project-менеджмент, Казан ИТ-паркының Дата-үзәге хезмәтләреннән файдалана ала.