Кәгазьгә басылган белешмәләр таләп итүче чиновникларга штраф салыначак

2012 елның 31 августы, җомга

Министрлар кабинетында узган бүгенге киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ведомствоара электрон багланышлар системасы (СМЭВ) булып та, кәгазь белешмәләр таләп итүче урындагы кешеләрне штрафка тартырга кушты.

СМЭВ республикада 2012 елның июль аеннан эшли башлады. Ул федераль, региональ һәм җирле хакимият органнарына үзләрендә булган мәгълүмат белән алмашырга мөмкинлек бирә. “Бер тәрәзә” принцибында эшли – гражданнар үзләренә кирәкле ведомствога мөрәҗәгать иткәч, барлык кирәкле белешмәләрне ведомство үзе башка дәүләт учреждениеләреннән соратып ала.

Система эше хакында ТР Премьер-министр урынбасары-Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, хәзер системада 2,72 мең башкарма һәм җирле хакимият органнары хезмәткәрләре эшли. Ай буе атна саен системага 2,5 мең мөрәҗәгать килә. Гадәттә аларның күбесе  Росреестр һәм Кадастрлар палатасы эше белән бәйле. “Мөрәҗәгатьләр саны кискен артса, бу Сезнең катнашта киңәшмә узачак, дигән сүз”, диде Роман Шәйхетдинов Рөстәм Миңнехановка. – Димәк, эш статистикага кайтып кала. Ведомствоара багланышлар киңәшмәдә яхшы атлы булу өчен түгел, ә көндәлек эшкә әверелер, дигән өмет бар”.

“Штраф сала башламасак, бу эш алга бармаячак”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Урындагы кешеләрнең шәхси җаваплылыгын арттырырга кирәк. Башта язма рәвештә кисәтергә, аннары штраф салырга. 4 нче кварталны көтеп тормыйча, хәзер үк старт алырга кирәк. Һәркем үз эшен төгәл башкарырга тиеш, кәгазь таләп итеп түгел. Закон бозган хезмәткәрнең  җавапсызлыгы штраф рәвешендә булсын. Сүз белән генә эш бармый. Гариза бирүчеләрне дә өйрәтергә кирәк – үзләрен кимсетергә юл куймасыннар”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International