Хәзер iPhone ярдәмендә дә штрафларны тикшереп һәм түләп була

2012 елның 28 августы, сишәмбе

“Мобиль җиһазлар өчен эшләнгән “УСЛУГИ РТ” кушымтасын 25 августтан AppStore да кулланып була”, - диде ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина.

Авторлашу өчен uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинетның логины һәм пароле кулланыла.

Кушымта балалар бакчасына чират белеп тору, ТКХ өчен түләү, салымнарны һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны карау һәм аларны түләү мөмкинлеген бирә.

Кушымтада шулай ук ясалган операцияләр (түләүләр, бирелгән гаризалар) тарихы сакланып килә һәм аларның исемлеге бирелә. Моннан тыш, мобиль кушымтада “Халык контроле” хезмәте дә барлыкка килде. Аның аша кирәкле мөрәҗәгать юллап, фотолар куеп була һәм шулай ук кирәкле ведомстволарда хатның каралышын тикшереп торып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International