Бүген Казан ИТ-паркында дүртенче буын (4G, LTE) челтәрен эшләтеп җибәрүгә багышланган тантана булды. Анда Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Денис Свердлов, ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “Скартел” ҖЧҖ генераль директоры Игорь Торгов һәм “МегаФон” ААҖ Идел буе филиалы директоры Александр Григорьев катнашты.
LTE челтәрен Казанда берьюлы өч оператор –“Скартел” ҖЧҖ (YOTA), “МегаФон” ААҖ һәм “МТС” ААҖ. “Скартел”ның LTE челтәре Казан территориясенең 80 процентын каплый һәм аның 118 база станциясе бар. МегаФон һәм МТС Казанда виртуаль оператор буларак эшләячәк (ингл. MVNO, mobile virtual network operator). Абонентларга бу хезмәтне Скартел FDD-челтәре 2500-2530/2620-2650 МГц радио дулкыннары диапозонында күрсәтәчәк.
“Бүгенгә Казан - Россиядә LTE стандартында берьюлы 3 оператор – “Скартел”, “МегаФон”, “МТС” - эшли торган бердән бер шәһәр”, - диде Роман Шәйхетдинов үзенең чыгышында. – Интернетка киңтасмалы керү өчен (рус.ШПД), шул исәптән 4G челтәрләре аша, операторлар саны күбрәк булган саен, регионга ШПД тизрәк үтеп керә. ШПД җәелдерү бөтен ил өчен мөһим – статистика буенча, ШПД 10 процентка күбрәк җәелдерелгән очракта, ВВП 1,38 процентка үсә, аерым алганда, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру хисабына. ШПД тизлеген ике тапкыр арттыру илгә 0,3 процентка ВВП артуын китерә. 4G челтәрендә уртача тизлек – 10 Мбит/с, бу 3G челтәреннән 7-10 тапкыр артык”.
“Татарстанда дүртенче буын элемтә челтәрен “Электрон Татарстан” проектларына яңа импульс бирү өчен дә күптән көттеләр”, - дип өстәде Роман Шәйхетдинов. – “Электрон Хөкүмәт” информацион ресурслары базасына югары тизлек белән керү республика гражданнарына хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга – шул исәптән дәүләт электрон хезмәтләрендә дә - мөмкинлек бирә. Яңа технологияләр практик кулланыш табачак һәм республиканың мөһим өлкәләрен - сәламәтлек саклау, мәгариф, куркынычсызлык өлкәләрен– яңа баскычка күтәрәчәк”.
LTE хезмәтен күрсәтүче YOTA исемлегендә Казан сигезенче шәһәр. 2012 ел ахырына Казанда абонентлар базасында 10 мең кулланучы булыр, дип исәпләнә. 2012 ел ахырына YOTA Казан янындагы поселокларны да кушып, челтәрне киңәйтергә уйлый, моның өчен базалар саны 160 ка җиткерү зарур. 2013 елның беренче яртысында YOTA челтәре Яр Чаллыда һәм Әлмәттә булачак.
Исегезгә төшерәбез, ике ел элек Казанда кертелгән LTE челтәре Россиядә беренче, дөньяда икенче челтәр иде.
YOTA LTE челтәрен Казанда 2010 елның августында тестлы эксплуатациягә тапшырган иде, әмма ике көннән соң база станцияләрен сүндерергә мәҗбүр булды. “Ике ел элек Казанда YOTA LTE челтәрен пилот режимында эшләтә башлады, тик икенче көнне үк компания карары белән туктатылды. Аннары LTE стандартын Россиядә куллану хакындагы мәсьәлә дәүләт структураларында тикшерелде. Нәтиҗәдә мәсьәлә бөтен ил файдасына хәл ителде”, - дип аңлатты Игорь Торгов.
YOTA LTE өчен ешлыкларны 2011 елның маенда алды, тик Татарстанда җәелдерелгән челтәрне эшләтеп җибәрә алмады. Моның өчен 2011 елда МТС сатып алган “Телерадиокомпания “ТВТ” милегенең 2,5-2,7 ГГц спектрның бер өлеше кирәк булды.
2012 елда YOTA МТС компаниясе Yota Networks челтәрен вакытлыча куллану хакында килешенде, максаты – техник мөмкинлекләрен һәм шартларын тикшерү иде. ТВТ кирәкле ешлыкларны бушатканчы берничә ай узды. ТВТ челтәрне сүндерү белән, килешү төзүгә яңадан кайттык.
“Без спектрның бер өлешен бушаттык, бу LTE җәелдерүгә тотылган капиталь чыгымнарны оптимизацияләргә ярдәм итәчәк һәм МТС ның барлык абонентларына Казанда зур тизлекле элемтә тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк”, - диде алдагы көнне МТС компаниясенең рәсми вәкиле Валерия Кузьменко.- Без ТВТ челтәрен япмыйбыз, без телевидение тапшыруларын яңа ешлык планына гына күчерәбез. Абонентлар өчен бернинди үзгәреш булмаячак”.
4G өчен виртуаль оператор буларак МТС беренче Казанда эшли башлады, монда алган тәҗрибә федераль масштабта кулланылырга мөмкин”, - диде МТС вице-президенты Александр Поповский. Аның сүзләренә караганда, МТС үзенең LTE челтәрен булдырачак. Операторның 4G өчен Мәскәүдә TDD технологияле ешлык спектры бар, ул 1 сентябрьдә эшли башлаячак. Июль аенда МТС шулай ук FDD стандарты буенча Россиянең бөтен территориясендә LTE җәелдерү өчен ешлык ресурсы алды.