Татарстанның барлык районнарында зона семинарлары узды, анда СМЭВ ведомствоара электрон багланышлар системасында эшләү күнегүләре бирелде. СМЭВ Татарстанда быел июль аенда гамәлгә керде, анда 1,2 мең дәүләт хезмәткәре эшли.
Семинар Татарстан Президенты Аппараты һәм Министрлар Кабинеты патронатында узды. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан министр урынбасары Әнисә Гайнуллина катнашты. Ул ведомствоара элемтәләр ничек урнаштырылуы хакында сөйләде, электрон рәвештә бирелә торган муниципаль хезмәтләр, ”Халык контроле” проектында, документ әйләнешендә һәм Татарстан Хөкүмәте сайтларында эшләү принципларын күрсәтте.
“Мондый аңлату эшләре муниципалитетлар эшен файдалырак итеп оештыра, республика гражданнарына хезмәт күрсәтүне тизләтә”, - диде Әнисә Гайнуллина.
“СМЭВ гамәлгә кергәннән бирле системага 17 мең мөрәҗәгать килде.Бу сан берничә тапкыр артык та булырга мөмкин иде – 50 меңгә якын булыр иде”, - диде министр Роман Шәйхетдинов. “СМЭВ белешмәләр алуны ансатлаштыра, чөнки “бер тәрәзә” принцибында эшли. Ләкин күп кенә кешеләр бу хакта әлегә белмиләр, шуңа төрле инстанцияләрдән үзләре белешмә җыеп йөриләр”,- дип аңлатты ул.
“Республиканың һәрбер кешесе 210-ФЗ законының өстенлекләрен белсен өчен актив эш алып барырга кирәк, шул исәптән “Татмедиа” ААҖ ына кергән массакүләм мәгълүмат чараларында да”, - диде Роман Шәйхетдинов.
Наряду с проведением семинаров Министерство информатизации и связи Татарстана разработало буклет, пошагово объясняющий сотрудникам органов власти процесс работы в СМЭВ – как вводить необходимые данные, отвечать и направлять запросы, просматривать ответы. В буклете также можно увидеть алгоритм работы в системе «Народный контроль». В ближайшее время эти материалы получат все муниципалитеты республики.
Семинарлар уздыру белән беррәттән Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы СМЭВ системасында ничек эшләргә кирәклеген күрсәткән буклет чыгарды - кирәкле биремнәрне ничек кертергә, мөрәҗәгатьләргә ничек җавап бирергә һ.б. Буклетта шулай ук “Халык контроле” системасында эшләү алгоритмы да бар. Якын арада бу материалны барлык муниципалитетлар да алачак.
Август башында Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы муниципалитетларга информацион плакатлар җибәрде, анда гражданнар шәхсән үзләре тапшыра торган документлар исемлеге бар.