Татарстан Республикасында кечкенә авыллар укучыларын мәктәпкә йөртүче 617 мәктәп автобусы ГЛОНАСС һәм ГЛОНАСС/GPS терминалларына нигезләнгән спутник системалары белән җиһазландырылды. Моның өчен бер-берсен алмаштыра алучы “Мегафон” һәм “МТС” ААҖ лары элемтә каналлары кулланыла. Моннан тыш, ел ахырына бу мониторинг системасына тагын 20 автобус көйләнәчәк.
2012 елның беренче яртыеллыгында ГЛОНАСС +112 системасы кертү сәбәпле тизлек бозу очраклары ике тапкырга кимегән. Машина йөртүчеләр, диспетчер контролендә торганлыктан, тизлек режимын, маршрутны һәм расписаниене бозмаска тырышалар.
Спутник навигациясе системасына тоташтыру автобусларны кирәккә генә тоту һәм аварияләрне бетерү өчен кирәк. Каты тавыш һәм тревога төймәсе булуы да гадәтән тыш хәлләргә юлыкканда тиз карар кабул итәргә һәм транспортны көндәлек файдаланганда да үзара бәйләнештә торырга җиңеллекләр тудыра.