Беренче ике ай эчендә ведомствоара багланышлар системасына 20 меңнән артык мөрәҗәгать килде

2012 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда СМЭВ – ведомствоара багланышлар системасы гамәлгә кергәнгә ике ай вакыт узды. Бу система гражданнарның төрле белешмәләр сорап ведомстволарга йөрүдән  азат итүгә юнәлдерелгән.  Бу арада системага 20 меңнән артык, ягъни уртача көненә 2, 5 меңгә якын мөрәҗәгать кабул ителде. 2012 елның 1 сентябренә СМЭВ та республика дәүләт органнарыннан һәм җирле үзидарә органнарыннан 2700 хезмәткәр эшләде.

Больше всего запросов на информацию (более 91%) поступает из Росреестра и Кадастровой палаты.  Самой востребованной  среди татарстанцев является выписка из Единого государственного реестра индивидуальных предпринимателей.

Белешмәләр сораган мөрәҗәгатьләрнең 91 проценты Росреестр һәм Кадастрлар палатасына туры килә. Ә Татарстанда яшәүчеләр өчен иң кирәкле белешмә – Шәхси эшмәкәрләр бердәм дәүләт реестрыннан алына торган күчермә булып чыкты.

Бу системада иң актив эшләүчеләр – ТР Җир һәм милек министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Иң аз нәтиҗә күрсәтүчеләр – ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.

Муниципалитетлар арасында иң күп мөрәҗәгатьләр Биек Тау һәм Кайбыч районнарынннан килә, иң азы – Алексеевский, Чирмешән, Саба, Яңа Чишмә, Баулы, Актаныш районнарыннан һәм Казан шәһәреннән.

СМЭВ системасына Казан шәһәре җирле үзидарә органнарыннан тиешле мөрәҗәгатьләрнең бары 23 проценты гына килде. 1 июльдән 29 августка кадәр Казан системага физик һәм юридик затлардан килгән 3467 мәрәҗәгать җибәрде, шул ук вакытта бирелгән гаризаларның саны 6667 иде. Шулай итеп, Казан дәүләт хезмәткәрләре минимум 12 589, ә иң яхшысы – 15062  мәрәҗәгатьне СМЭВ системасында алырга тиеш иде.

31 августта Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Президент Рөстәм Миңнеханов гражданнардан кәгазь белешмә таләп итүче урындагы кешеләрнең шәхси җаваплылыгын арттырырга тәкъдим итте.

 “Башта язма рәвештә кисәтү ясарга, аннан соң штраф салырга кирәк”, - диде Президент. – Һәркем белешмә сорап утырырга түгел, ә үз эшен башкарырга тиеш. Закон бозган дәүләт хезмәткәре штраф рәвешендә җавапка тартылырга тиеш. Шулай итмәсәк,  бу эш сүздә генә калачак. Без гариза бирүчеләрне дә түбәнчелеккә төшеп белешмә сорап йөрмәскә өйрәтергә тиеш”. 

 “Дәүләт һәм мунициапаль хезмәтләр күрсәтү оештыру турында”  210 номерлы Федераль закон буенча,  дәүләт хезмәткәре 3 меңнән алып 30 мең сумга хәтле штрафка тартылырга мөмкин.

Безнең сайтта гражданнар бары тик шәхсән тапшыра тиеш документлар исемлеге белән танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International