Яшел Үзәндәге кебек, Биектау районы территориясендә дә 112-системасы гамәлгә керде. Бу районда яшәүчеләр гадәттән тыш хәлләргә юлыккан очракта, кәрәзле яисә стационар телефоннан бердәм “112” номерына шалтыратып, кирәкле ярдәмне үз вакытында алалар.
Барлык шалтыратулар 112 номерына килгән мөрәҗәгатьләр Казанда урнашкан махсус Үзәккә маршрутлана. Монда һәлакәт картасы тутырыла һәм ул районнарда урнашкан һәлакәттән коткаручы оператив хезмәтләргә җибәрелә.
ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов 112 - системасы республиканың М7 трассасына якын урнашкан барлык районнарында да гамәлгә куелачак дип искәртте. Бу районнар – Югары Ослан, Питрәч, Теләче, Балык Бистәсе, Мамадыш, Алабуга, Актаныш, Минзәлә,Тукай районнары һәм Яр Чаллы шәһәре.
Татарстанда бүген “ГЛОНАСС+112” системасында автоматлаштырылган эш урыннары җәелдерү эшләре төгәлләнеп килә. Бу эш урыннары бердәм “112” номерына килгән мөрәҗәгатьләрне эшкәртеп бару өчен кирәк. Система диспетчерлары махсус укытылды.