Казан 2016 елда информатика буенча Бөтендөнья олимпиадасын кабул итү хокукын яулады. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә “ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге” ДУП башкарма директоры Татьяна Камалетдинова белдерде.
Аның сүзләренә караганда, Казан информатика буенча Бөтендөнья олимпиадасын кабул итә торган Россиянең беренче шәһәре. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, министрлыкның мәгълүмат технологияләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Надежда Сулимова, ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге ДУП башкарма директоры Татьяна Камалетдинова кергән Татарстан делегациясе Ломбардиядә (Италия) информатика буенча узган XXIV Бөтендөнья олимпиадасы кысаларында Казан гаризасы тәкъдим иткән.
Казан 2016 елда олимпиада кабул итү хокукы өчен Япония һәм Әзербайҗан шәһәрләре белән көрәште, әмма Халыкара олимпия комитеты безнең заявканы хуплады. Әлеге олимпиада Казанда 2016 елның июлендә узачак. Катнашучылар 2013 елгы Универсиада авылында яшәячәк, ә олимпиаданы Казанның IT-парк базасында үткәрү планлаштырыла. Әгәр ул вакытка кадәр Татарстанда “Иннополис” киңкүләмле проекты гамәлгә куелса, үткәрү урыны анда күчерелергә мөмкин.
Татьяна Камалетдинова әйтүенчә, быел олимпиадада 87 илдән 400 укучы катнашты. Италиягә Россиядән килгән 4 укучы алтын медаль алды. Командалар арасындагы ярышта Россия Кытай белән беррәттән тора.
Искәртеп үтәбез, Казан быел Бөтенроссия олимпиадасын кабул итте. Элеккеге ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов бу елның апрель аенда “Пирамида”да узган олимпиада җиңүчеләрен бүләкләгәндә, Казан Бөтендөнья олимпиадасын кабул итү өчен көрәшә дигән иде.
Россиядә моңа кадәр әле беркайчан да информатика буенча Халыкара олимпиада узганы юк иде. Узган ел олимпиада Таиландта булды, быел – Италиядә. 2013, 2014, 2015 елларда яшь информатика белгечләрен Автсралия, Кытай, Казахстан кабул итәчәк.