Startobaza бизнес-фәрештәсе социаль челтәрләрдә эш эзләү кушымтасы булып торган Smart Start проектын инвестицияләү хакында хәбәр итте.
Smart Start – беренче яисә икенче эш урыны эзләүче студентлар һәм яшь белгечләр өчен рекрутмент базарындагы уникаль сервис. Бу кушымтада HR базары өчен хас булмаган (мәсәлән, вакансияләр караган өчен түләү мөмкинлеге бирүче CPА - Cost per action кебек) функцияләр эшли.
Smart Start кушымтасы куллану өчен бик уңайлы, чөнки эш эзләүчеләргә әзер чишелеш бирә, эзләүне ансатлаштыра.
Кушымта социаль челтәрләр мөмкинлекләрен файдалана – кулланучының резюмесы аның профилендә бирелгән мәгълүматка нигезләнеп языла ( яше, җенесе, белеме), проектның студентлар өчен булуы да эш эзләүгә киткән вакытны кыскартырга мөмкинлек бирә. Smart Start ярдәмендә социаль челтәрдә үк резюме урнаштырырга мөмкин, шунда ук эш бирүчеләрдән чакыру алырга, компанияләрнең ачык вакансияләренә җавап бирергә мөмкин.
Бүгенгә яшь белгечләр базарында эшсезлек урта күрсәткечкә караганда 2 тапкыр артык. Россиядә югары уку йорты тәмамлаучылар, тәҗрибәсе булган очракта да, эшсезлек проблемасы белән йөзгә-йөз килә. Дәүләт тә, бизнес та бу юнәлешкә игътибар итми, 5-6 елдан соң бу күрсәткеч 40 процентка җитәчәк. Smart Start бу проблеманы хәзер үк чишәргә булыша.
Startobaza идарәче партнеры Светлана Никифорова бу килешүне болай комментарияли: “HR-базар бик тиз үсә, Smart Start монда үз урынын – бары тик карьера кайгыртучы яшь белгечләр – тапты. Бу стадияне кайчандыр барыбыз да уздык. Smart Start зур компанияләргә тәкъдим ителеп, үз-үзеңне реализацияләргә, ә компанияләргә –үз командасына киләчәктә бизнес йолдызларына әверелерлек кешеләрне тупларга ярдәм итә. Проект командасы максатчан аудиториясенең прблемаларын яхшы белеп, яңа чишелеш тәкъдим итә. Без Smart Start ны яңа портфель компаниясе итеп сайлап алдык һәм алар белән берлектә нәтиҗәле эш итәргә әзер”.
Startobaza бизнес-фәрештәсе инвестицияләре – стартапның икенче партнеры, 2012 ел июнендә Smart Start Softline VP венчур фонды белән килешүе тәмамланган иде. Шулай итеп, бу проектка килгән акча суммасы ярты миллион долларга җитте.
“Безнең өчен бу бик мөһим вакыйга. Бу атнада Smart Start эшли башлаганга ярты ел була, һәм Startobaza инвестицияләре безнең алга китешебез һәм дәрес юнәлештә баруыбызны раслый.Бу вакыт эчендә без 300 клиент тоташтырдык, 1500 вакансия урнаштырдык, 20 мең кулланучыбыз бар. Без һәркөн алга атлыйбыз, ноябрь аенда ук мобиль кушымта чыгарачакбыз. Smart Start буенча Россиянең һәр өченче студенты эш эзләячәк”, - диде CEO Smart Start Александр Свинин.