Дәүләт һәм муниципалитет хезмәткәрләре ИТ-паркта укый

2012 елның 8 октябре, дүшәмбе

Бүген Казан ИТ-паркында муниципалитет хезмәткәрләре өчен “Дәүләт һәм муниципалитетлар идарәсендә мәгълүмати технологияләр кулланышы” дигән темага 3 көнлек семинар эшли башлады. Семинарны оештыручылар - Казан Федераль Университеты һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәткәрләре эшләре департаменты.

Семинар ачылышында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Юрий Багров һәм “Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” директоры Динар Насыйров катнашты.

Уку программасында лекцияләр һәм практик күнегүләр каралган, аларны мәгълүмати технологияләр өлкәсенең иң яхшы белгечләре алып барачак. Өч көн эчендә “Татарстанда электрон мәгариф”, “ ТР электрон хөкүмәте: структурасы, принциплары, технологияләре” һ.б. темаларга чыгышлар булачак.

Семинарны уңышлы тәмамлаучыларга махсус сертификат тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International