ИТ-парк «яңа Марк Цукерберглар” эзли

2012 елның 10 октябре, чәршәмбе

Казан ИТ-паркында АКШның Россия Федерациясендәге илчелеге бүлеге җитәкчесе Ребекка Нефф булды. Кунакны ИТ-парк директоры Динар Насыйров каршы алды һәм Дата-үзәк, Бизнес-инкубатор, башка инфраструктура берәмлекләре белән таныштырды.

Шулай ук Ребекка Нефф ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Юрий Багров белән очрашты. Быел июнь аенда төзелә башлаган Иннополис шәһәре проекты презентациясе вакытында кунак проектны гамәлгә ашыру вакыты белән кызыксынды. “Шәһәрнең беренче объектын төзелеш башлануга бер ел тулуга төзеп бетерергә тырышабыз”, - дип аңлатты Юрий Багров, илчелек вәкилләрен гаҗәпләндереп.

Ребекка Нефф ИТ-парк резидентларының төп максатлары белән кызыксынды.  “Резидентлар эшчәнлегенең 70 проценты яңа ИТ-продукт җитештерүгә бәйле булырга тиеш, калган 30 проценты- сату”, - диде ИТ-парк директоры Динар Насыйров. “Димәк, компанияләр дистрибуция ярдәмендә генә акча эшләргә тиеш түгел. Дөньяга яңа Стив Джобслар кирәк!”, - диде Ребекка Нефф. Аның сүзләрен хуплап, Динар Насыйров:  “Без яңа Марк Цукерберглар эзлибез, дип әйтер идем”, - дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International