Александр Жаров: Хуҗаларга һәм стартаперларга уңышлы апгрейд телим!

2012 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ИТ-паркта РФ Роскомнадзор җитәкчесе Александр Жаров һәм Роскомнадзорның Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе Айрат Зарипов булды.

Кунакларны ТР Премьер-министр урынбасары –Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ИТ-парк директоры Динар Насыйров каршы алды.

Роман Шәйхетдинов ИТ-парк мәйданчыгы, аның инфраструктурасы һәм төп икътисадый күрсәткечләре хакында сөйләде. “Бүген технопарк 100 процентка тулы. ИТ-паркта урнашырга теләүче ИТ-компанияләр бик күп. Шуңа күрә Яр Чаллы шәһәрендә без тагын бер ИТ-парк ачарга мәҗбүр булдык. Бүген ике ИТ-паркта 126  резидент эшли. Казанда 1550 урынлык ИТ-паркта 1600 кеше эшли”, - диде Роман Шәйхетдинов.

Бизнес-инкубаторда  делегациягә RealSpeaker системасы тәкъдим ителде. Бу системаның авторлары сөйләм танып белү аудио-визуаль системасы төзеде. Ул тавыш белән бирелгән командаларны таный, алай гына да түгел, кешенең ирен йөрешеннән дә сөйләмен билгели.  Программаны эшләтеп карап, Александр Жаров яшьләргә уңыш теләде һәм “дан диварына” “Хуҗаларга һәм стартаперларга һәр эштә  upgrade телим” дип язып калдырды.

Монда ук кунакларга мәгариф, сәламәтлек саклау, дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә Татарстанда җәелә торган яңа технологияләр хакында сүз барды. Александр Жаровны бигрәк тә Электрон мәгариф системасы, аерым алганда, электрон журнал, электрон көндәлек куллану кызыксындырды. “Ата-аналар өчен кирәкле һәм кызыклы функция, хәтта дәрес хакында сорап та торасы юк, барысы да базада бар” ,- диде ул.

“2009 елдан алып республика министрлыкларына кәгазьгә басылган документлар йөртү тыелды  (закон буенча катгый тыелган очраклардан тыш). Барлык документлар да электрон формада языла”, - диде Роман Шәйхетдинов Александр Жаровка ИТ-парк резиденты – “Документ әйләнеше системасы”  компаниясе әзерләгән электрон документ әйләнеше системасы хакында сөйләгәндә.

 “Бүген бу система Мәскәү хөкүмәтендә, РФ Финанс министрлыгында, Элемтә министрлыгында, Тыва Республикасында, Приморски краенда һәм башка регионнарда кулланыла”, - диде  Роман Шәйхетдинов.

Кунаклар шулай ук ИТ-паркның Дата-үзәгендә булды. Очрашу соңында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер ГЛОНАСС +112 системасын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International