Хөрмәтле педагоглар, уку йортлары хезмәткәрләре һәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйм!
Гомер-гомергә Укытучы исеме тормышның иң мөһим яклары белән бәйле булды. Укымышлы һәм зирәк акыллы педагоглар кул астында укучылар һәм студентлар белем ала, максатларына ирешә һәм олы тормыш юлына җитлеккән һәм әзерлекле кешеләр булып аяк баса.
Безнең предприятиеләр өчен югары квалификацияле, тирән белемле, заманча техника белән эшләүче һәм яңа технологияләр җитештерүче белгечләр чыгарылышы сезнең педагогик осталыгыгыз нәтиҗәсе.
Педагогларның элемтә өлкәсенә керткән уңышларын югары бәялим һәм барлык уку йортлары коллективларына тугры хезмәтләре һәм югары профессионал дәрәҗәдә эшләүләре өчен зур рәхмәтемне җиткерәм.
Исәнлек-саулык, иминлек һәм яңа уңышлар телим!
Хөрмәт белән,
Роман Шәйхетдинов
ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры