ИТ-паркта укучылар IT-Jump сикереше ясады

2012 елның 28 сентябре, җомга

Бүген ИТ-паркта информатика һәм программалаштыру белән кызыксынучы мәктәп укучылары арасында оештырылган бәйгенең финалы - IT-Jump булды. Анда ТР Премьер-министр урынбасары-Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм “Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче технопарк “ИТ-парк” директоры Динар Насыйров катнашты.

 “Сезнең арада киләчәктә Иннополиста яшәячәк кешеләр бар. Без аны Татарстанда сезнең кебек балалар өчен махсус төзибез. АКШ ның Carnegie Mellon -  Computer Science өлкәсендә иң яхшы югары уку йорты белән берлектә ИТ-университет төзибез”, - диде Роман Шәйхетдинов финалда катнашучыларны сәламләп. -Сезнең арагыздан бәлки кемдер Иннополиста яшәр һәм эшләр әле. Шунда очрашырбыз дип өметләнәм!”.

Быел финалга мондый проектлар чыкты: “Активные дети Татарстана”-“Татарстанның актив балалары” мәгълүмат системасы, Инфографика-онлайн, Light History, Master Cost, Modern Cofee,  BenzONLINE, Шахмат дөньясы, ChessTat, CargoDrive и Find the Best проектлары.

 Казан ИТ-паркы бизнес-инкубаторы проектлары җитәкчеләре, ИТИС Югары мәктәбе вәкилләре конкурс экспертлары булды. Аерым алганда, Роман Шәйхетдиновны BenzONLINE – геоинформацион онлайн-кушымта кызыксындырды. Бу кушымта кулланучыга якын-тирәдә урнашкан автозаправка станцияләре хакында һәм алардагы бәяләр хакында мәгълүмат бирергә тиеш (әлегә система Яр Чаллы шәһәре өчен генә эшләнгән). “Автозаправка станцияләре сезгә үз бәяләре хакында мәгълүмат биреп торыр, дип уйлыйсызмы?” - дип кызыксынды Роман Шәйхетдинов.”Информацияне АЗС түгел, бәлки кулланучылар үзләре системага кертәчәк”,- дип аңлатты балалар. Бу очракта проект башка мәгънә ала дип килеште министр. “Бик талантлы яшьләр. Һичшиксез, алар белән эшләүне дәвам итәргә кирәк”, - диде ул IT-jump финалистлары хакында.

iЁЖ проект финалистлары да залда утыручыларны ваемсыз калдырмады. Яшь булсалар да ( 7 нче класста укыйлар) компьютерлар һәм мобиль телефоннар аксессуарлары онлайн-кибете ачып,беренче айда ук 6 мең сум акча эшләгәннәр.

Light History проекты буенча ИТ-парк директоры ДинарНасыйров күп сорау бирде. “Сезнең проектны Википедия белән чагыштырсаң,  Light History аңа информация тулылыгы һәм куллану гадилеге буенча оттыра. Минем сүзләремне критика дип кабул итмәгез. Бу бер идеяда гына тукталып калмыйча, аны гамәлгә куюның төрле юлларын эзләргә киңәш итү”, - диде Динар Насыйров.

ChessTat проекты да финалга кергән – аның концепциясе Казан ИТ-парк Бизнес-инкубаторында инвесторлар тапкан СпортФорт  проектына охшаш. ИТ-парк укучыларга коллегалары белән очрашып, проектны гамәлгә куйганда нинди кытыршылыклар килеп чыгуы мөмкинлеге хакында сөйләшергә тәкъдим итте.

Барлык проектларны да  күрсәткәннән соң, укучылар ИТ-парк Бизнес-инкубаторы резидентлары белән аралашты.

 «IT-Jump» республика проекты 2011 ел сентябрендә старт алды. Конкурска әзерләнү чорында балалар С#, Java, РНР системаларында программалаштыру,  SaaS-технологияләр  белән таныша. Конкурс җиңүчесе һәм беренче финалист -LcoR проекты авторы Даниил Лашин быел апрель аенда Казан ИТ-парк Бизнес-инкубаторы  резиденты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International