Бүген Казанда Татарстан-Люксембург эшлекле форумы эшли башлады. Форум ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Люксембург Бөек Герцоглыгы Премьер-министры Жан-Клод Юнкер катнашты.
Люксембург делегациясен кабул итү Татарстан өчен зур мәртәбә диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов форум ачылышында. “Без Татарстанга Люксембург бизнесын һәм капиталын җәлеп итәргә телибез. Безнең арада эшлекле багланышлар киңәюгә бик шатбыз һәм визит дәвамында яңа уртак проектлар барлыкка килер дип өметләнәбез”, - дип өстәде Татарстан Президенты. – Без конкрет эшлекле тәкъдимнәр хакында фикерләшергә әзер. Коллегаларыбызны республиканың сәнәгать комплексын Люксембургта булган югары технологияләр ярдәмендә модернизацияләргә чакырабыз”,- дип тәкъдим итте ул.
Люксембург Премьер-министры Жан-Клод Юнкер, үз чиратында, Татарстан Россиянең экономик яктан иң алга киткән регионнарынннан берсе дип әйтеп китте. “Татарстан Россиядә зур казанышлар булырга мөмкинлеген күрсәтә, шуңа күрә дә без Татарстанны бизнес алып барырлык регион буларак сайлап алдык”,- дип аңлатты Юнкер әфәнде.
Люксембург Икътисад һәм тышкы сәүдә министры Этьен Шнайдер Татарстанны герцоглыкның өметле партнеры дип атады. “Шуңа күрә кичә Люксембург Премьер-министры һәм Татарстан Президенты Люксембург өчен Татарстан приоритетлы партнер булачак дигән карарга килделәр”, - дип хәбәр итте Этьен Шнайдер.
Эшлекле форум кысаларында Люксембург делегациясе Казан ИТ-паркында булды. ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ИТ-парк пресс-үзәгендә кунакларга яңа ИТ-шәһәр төзелеше, шулай ук “Электрон Татарстан” программасы, “Халык контроле” системасы хакында сөйләде. Бизнес-инкубаторда делегация Real Speaker һәм «Эйдос» проектлары белән танышты. Люксембург Бөек Герцоглыгы Премьер-министрына БАРС-Груп, ICL КПО ВС һәм Startobaza компанияләре вәкилләре презентация үткәрде. Кыскача экскурсия барышында Люксембургтан килгән кунакларга ГЛОНАСС +112 системасы хакында сөйләнде.
« “Без әле кире кайтырбыз”, - дип язды Жан-Клод Юнкер Бизнес-инкубаторның дан диварына.”Татарстан белән Люксембург Бөек Герцоглыгы арасында югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек хакында килешү имзаланачак дигән карар бар”, - диде Роман Шәйхетдинов.