China Exim Bank банкына Иннополис тәкъдир ителде

2012 елның 22 октябре, дүшәмбе

China Exim Bank экспорт-импорт банкының Санкт-Петербург вәкиллеге башлыгы Синҗ Бинҗ җитәкләгән делегациягә бүген ИТ-паркта булды.

Кунакларга ИТ-парк һәм киләчәк ИТ-шәһәрчеге Иннополис тәкъдир ителде.

ИТ-парк 2009 елның октябрь аенда төзелде. Ул Россиядә “Россия Федерациясендә Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче технопарклар төзелеше” программасы буенча төзелгән беренче технопарк булды. ИТ-паркта бүген 1600 белгеч эшли. Эре компанияләр арендага алган үз офисларында эшли. Стартаплар өчен Бизнес-инкубатор эшли, ул яңа эшли башлаган ИТ-эшмәкәрләргә компьютерлар, принтер, Интернет-челтәр һәм телефон элемтәсе белән җиһазландырылган 6 эш урыны бирә. Аларга шулай ук бухгалтерлык, юридик консультацияләр, җитештерелгән продуктны базарга чыгару өчен киңәшләр бирелә. Бизнес-инкубатор һәм ИТ-парклар резидентлары саны бермә-бер чагыша.

Иннополис проекты җитәкчесе Антон Грачев банкирларга ИТ-шәһәр хакында сөйләде. Проект матур табигатьле , экологик чиста урында тормышка ашачак. Шәһәрнең гомуми мәйданы – 1200 гектар. Хәзер Идел елгасы акваториясендә уникаль юл салына, ул Иннополисны Казан шәһәре үзәге белән тоташтырачак.   

 “Иннополис – Россия Федерациясе тарихында нульдән төзелә башланган беренче шәһәр булачак. Өч этапта шәхси-дәүләти партнерлык кысаларында төзеләчәк. Беренче этапта – 2015 елга, ИТ-белгечләр өчен 10 мең эш урыны булырлык инфраструктура төзү планлаштырыла, инфраструктураны эшләтү өчен 15 меңгә якын эш урыны булачак, - дип сөйләде Антон Грачев. - Гомумән, Сингапурның RSP Architects Planners&Engineers компаниясе төзегән мастер-план буенча, шәһәрдә 150 мең кеше яшәячәк, шуларның 60 меңе – ИТ-белгечләр. Иннополисның бик мөһим элементы – ИТ-белгечләр әзерләүче университет булачак. Бу проект АКШ ның Carnegie Mellon университеты белән берлектә гамәлкә куелачак”.

Шәһәрдә шулай ук Махсус  икътисади зона төзеләчәк, аның резидентлары салым преференцияләре алачак. Бу зона статусын алу өчен Татарстан биргән заявка федераль ведомстволарда каралу этабында.

Синь Бинь әфәндегә  стартаплар да күрсәтелде. Кунакларда сөйләмне аудио-визуаль танып белү Real Speaker проекты зур кызыксыну уятты. Система кытай телендә дә бик яхшы тест узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International