ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген АКШның Россиядәге Тулы вәкаләтле илчесе Майкл Макфол Казан ИТ-паркында булды. Аны ИТ-парк директоры Антон Грачев каршы алды.

Бүген Казан ИТ-паркында Бөтендөнья икътисади форумның стратегик планлаштыру департаменты җитәкчесенең урынбасары Штефан Мергенталер һәм Россия буенча Бөтендөнья икътисади форумның юнәлешләр буенча җитәкчесе Анастасия Әүбәкирова булды. Кунакларны ТР Премьер-министр урынбасары -  ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды.

Бүген “Югары технологияләр өлкәсендә технопарк – ИТ-парк” директоры Антон Грачев Чаллы шәһәрендә Чаллы ИТ-паркының яңа җитәкчесен Тимур Хаҗиевны тәкъдим итте. Моңарчы ул “ОЭЗ ППТ “Алабуга” ААҖ резидентларны тәкъдим итү бүлеген җитәкли иде.


6
июль, 2013 ел
шимбә

Казанга рәсми килүе кысаларында Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов кабат Казан ИТ-паркында булып узды. Казан ИТ-паркы 2ченче ел рәттән Россиядә югары технологияләр өлкәсендә иң яхшы технопарк булып санала.


5
июль, 2013 ел
җомга

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Универсиада алдыннан 2013 елгы Казандагы Универсиада объектларында телетрансляцияне оештыру сорауларын координацияләде.

Юл кагыйдәләрен бозуны инновацион система рәвешендә теркәп баручы  “Автодория” компаниясе Ингушетия Республикасында пилот проектын эшләтеп җибәрде. Тизлекне арттыру Россия буенча күпчелек регионнарда, шул исәптә Ингушетиядә дә иң таралкан юл кагыйдәсен бозу булып тора.


4
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Универсиада Утын кабызу бүген Югары Осланда мәдәният һәм ял итү паркында узды. Тантаналы чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстанның дәүләт киңәшмәсе депутаты Марат Хәйруллин һәм Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зыятдинов катнашты.


3
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Казан укучылары – Бекжан Джумаков һәм Булат Кәримов идеяләре Google версиясе буенча дөньяны үзгәртә ала торган 90 идея арасына кергән. Бүген Googleнең Мәскәүдәге офисында Россия финалистларын тантаналы рәвештә котладылар.

Универсиада вакытында Казанда “Мегафон” компаниясенең алты күчмә база станциясе эшләячәк. Алар мобиль элемтә эшен оештыру һәм аның сыйфатын арттыруга ярдәм итәчәк.


2
июль, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның 18-27 июньдә Самар шәһәрендә Идел буе федераль округының «iВолга-2013» яшьләр форумы узды. Проект Россия Федерациясенең Президентының Идел буе федераль округында вәкиле Михаил Бабич патронажы буенча узды.

«СпикФон» проекты гадәттән тыш очракларда халыкка җиткерүне комплекс системасын булдырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International