Бүген Казан ИТ-паркында Бөтендөнья икътисади форумның стратегик планлаштыру департаменты җитәкчесенең урынбасары Штефан Мергенталер һәм Россия буенча Бөтендөнья икътисади форумның юнәлешләр буенча җитәкчесе Анастасия Әүбәкирова булды. Кунакларны ТР Премьер-министр урынбасары - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды.
Кунаклар ИТ-паркның Бизнес-инкубаторында булып, Татарстанда эшләнелгән электрон документәйләнеш, “Иннополис” проекты белән танышты. Шулай ук кунакларга юлда тизлекне арттыруны теркәүче “Автодория” проекты һәм аянычлы очракта халыкка мәгълүмат җиткерә торган “Спикфон” системасы турында сөйләделәр.
Бизнес-инкубаторның сөйләшү бүлмәсендә Роман Шәйхетдинов кунакларга “Халык контроле” мәгълүмати системасы һәм “Иннополис” проекты турында сөйләде. “Татарстанда интернет югары үсештә. Без халыкны электрон хезмәтләр белән кулланырга чакырабыз. Электрон хезмәтләрне арттыру өчен мәктәп укучылары арасында “ИТ-чемпион” конкурсы игълан иттек. Алда эшләнәсе эшләр күп, ләкин без чынлап та әлеге вакыттагы нәтиҗәләр белән горурлана алабыз”, - диде Роман Шәйхетдинов.
Визит ахырында Штефан Мегенталер һәм Анастасия Әүбәкирова ИТ-паркның дан тактасында уңышлар теләп язу калдырды.
Белешмә: Халыкара икътисади форум — Швейцариянең дәүләтнеке булмаган оешма. Форумның төп сораулары – дөньякүләмендә сәламәтлек һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау.