Универсиада объектлары уеннарны телетрансляцияләүгә әзер

2013 елның 5 июле, җомга

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Универсиада алдыннан 2013 елгы Казандагы Универсиада объектларында телетрансляцияне оештыру сорауларын координацияләде.

Эш Универсиаданың 19 объектында алып барылды, шуларның 14 “Спортивное вещание” АНОда трансляцияләнәчәк. Оператив эшләр арасында кабель линияләрен кертү, яктырту кертү, камера позицияләрен кую, күчеп йөри торган телевизион станциядән кабель телевидение объектларына сигналны бирү һ.б. эшләр иде. “Бүген без ышандырып әйтә алабыз: Универсиада бөтен дөнья буенча күрсәтеләчәк”, дип билгеләде Роман Шәйхетдинов.

Спортивное вещание” АНО эшенең төп үзәге булып Халыкара үзәк тора, биредә Универсиада объектларыннан сигналлар кабул ителеп, спутник буенча 100дән артык илгә җибәреләчәк. Уеннарны Россиянең 3 телекомпаниясе һәм 13 халыкара ММЧ трансляцияләчәк. “Евроспорт” каналында 80 сәгатьтән артык туры трансляция планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International