Роман Шәйхетдинов “Google Science Fair 2013” финалына кергән Казанлыларны котлады

2013 елның 3 июле, чәршәмбе

Казан укучылары – Бекжан Джумаков һәм Булат Кәримов идеяләре Google версиясе буенча дөньяны үзгәртә ала торган 90 идея арасына кергән. Бүген Googleнең Мәскәүдәге офисында Россия финалистларын тантаналы рәвештә котладылар.

Видео-элемтә буенча чарада Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты. Ул халыкара фәнни ярышларның финалистларын котлады.

«Google Science Fair» – фәнни ярыш. Биредә 13 яшьтән 18 яшькә кадәр яшь-үсмерләр катнаша ала. Июньдә ярышның 90 региональ финалисты Төньяк һәм Көньяк Африкадан, Азиат-Тынычокеан регионнан, Европа, Африкадан сайланып алына.

Конкурсның финалы 23 сентябрьгә билгеләнгән. Финалистлар Калифорниядәге Googleнең штаб-квартирасына юл тотачак. Җиңүчеләр 3 категориядә сайланачак: 13-14 яшь, 15-16 яшь, 17-18 яшь. Җиңүчеләргә тикшеренүләрен дәвам итүгә 50 мең доллар евро биреләчәк.

15 яшьлек Бекжан Джумаков һәм 17 яшьлек Булат Кәримов конкурска «Висячие сады или эффективный способ очистки воздуха от полютантов, канцерогенов и других загрязняющих веществ» проектын тәкъдим иткәннәр.

Алар Казанга 10 000 тонн тузаннан котылу чараларын тәкъдим итә.

2нче лицей-интернат укучылары Бекжан һәм Булат крышаларны яшелләндерү системасын да уйлап тапканнар. Проектның нәтиҗәсе халыкка исәнлеген сакларга, медикаментларга тотыла торган акчаларын экономияләргә ярдәм итәчәк. Алар шулай ук, газоннарга су сибүнең уникаль системасын да уйлап тапканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International