Юл кагыйдәләрен бозуны инновацион система рәвешендә теркәп баручы “Автодория” компаниясе Ингушетия Республикасында пилот проектын эшләтеп җибәрде. Тизлекне арттыру Россия буенча күпчелек регионнарда, шул исәптә Ингушетиядә дә иң таралкан юл кагыйдәсен бозу булып тора.
Шул исәптән, Ингушетия хакиямите тест режимында “Автодория” компаниясен эшләтүгә ризалык биргән. Система Назрань-Магас трассасында 1600 километр юлда эшләячәк.
Проектның Татарстанда эшләгән вакытында система торган юл трассаларында юл хәләкатьләре бермә бер кимүе күзәтелә.
Компания турында:
“Автодория” Казан ИТ-паркының резиденты булып тора, Бизнес-инкубаторның стартап-резидентыннан алып үзаллы компаниягә кадәр юлны узган проект. Юк тизлеген котрольдә тоту системасы тиешле сертификация алып, Россия һәм халыкара патентларга ия. Бүгенге көндә “Автодория” Татарстан Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Казахстан юлларында тормышка ашырыла. Шулай ук башка регионнар белән сөйләшүләр алып барыла.