ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2013 ел
сишәмбе

Сайтка көненә иң күбе 530 028 уникаль кеше кергән. Узган атна эчендә kazan2013.ru Порталына уртача 260 мең тапкыр кергәннәр. Сайтка яңа керүчеләр саны 59% тәшкил итә. Сайтта уртача үткәргән вакыт 3, 52 минут. Керүчеләрнең географиясе төрле: 65% Россиядән, калганнары чит иләрдән.


15
июль, 2013 ел
дүшәмбе

XXVII Бөтендөнья студентлар уеннарында барлык спорт объектларын функцияләштерүне мәгълүматны җиткерә торган бердәм челтәр белән башкарылган. Әлеге челтәр мәгълүматны эшкәртүче ике үзәккә тоташканда 10 Гбитка кадәр тизлекне тәэмин итә. Әлеге челтәр ярдәмендә Универсиаданың барлык объектларында мәгълүмати система функцияләштерелә.

XXVII Бөтендөнья студентлар уеннарында 6411 видеокамера иминлек тәэмин итә. Алар Уеннарның 58 объектында куелган. Барлык камералар да бердәм видеоархив системасына тоташтырылган, бу барлык камералардагы сурәтне 30 тәүлек саклау мөмкинлеге бирә.


12
июль, 2013 ел
җомга

Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада 2013 ярышларына билет сату буенча 169 инфомат урнаштырылган. 12 июльгә информатлар аша 4 меңнән артык билет сатылган.

2013-2014 елларда Татарстанга ГЛОНАСС технологияләрен кертүгә федераль бюджеттан 126, 8 млн сум күләмендә субсидияләр бүленә.


11
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

“РФ буенча “112” бердәм номер буенча экстрен оператив хезмәтләрне эшкәртү системасын булдыру” программасы кысаларында РФ хөкүмәте 2013 елга 1 млрд. сум күләмендәге субсидияләрне 8 регион буенча бүлде.

Бүген Финляндиянең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Ханну Химанен Казан ИТ-паркында булды. Иртән дипломат Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашкан иде. 


10
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Казан ИТ-паркында Австрия Федераль җирлегенең хөкүмәт башлыгы Тироль Хервиг ван Стаа җитәкчелегендә Австрия Республикасы делегациясе  булды. Делегациядә SWARCO AG компаниясенең президенты һәм вице-президенты Манфред һәм Александер Сваровски да бар иде. Делегация белән Казан ИТ-паркында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин да буды.


9
июль, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның июнендә Татарстанда 3G+ мобиль элемтә буенча “Ростелеком” ААҖ абонентларына җиткерә торган элемтә трафигы күпкә үскән.

Кичә Татарстанның Министрлар Кабинетында  “Иннополис” проектын реализацияләүгә багышланган утырыш узды. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов IT-шәһәрнең беренче урамы исеменә ризалык белдерде. Ул Университет урамы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International