ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында дәүләт граждан хезмәтләр өчен вакант урыннар бар.
Җәй башыннан бирле 37 меңнән артык торак-коммуналь хезмәтләр счетлары 77 млн.сумга ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы uslugi.tatarstan.ru аша түләнгән. Шулай ук юл кагыйдәләрен бозган өчен 107 меңнән артык штрафлар түләнгән, һәм 6 меңнән артык мәктәпкә кадәр укыту учреждениеләренә түләү башкарылган.
Узган бер атна вакыт эчендә (18-25 июль аралыгында) IT-чемпион республика конкурсында катнашучылар саны 3 меңгә арткан. ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында укучыларның логиннары сакланган шәхси кабинетлар саны 3976 га арткан, тагын 3420 кеше яңа кабинетлар булдырган.
Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлаганнан бирле, аңа 11 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән, тагын 213 мең татарстанлы башкаларның заявкасына теләктәшлек белдереп, ведомстволар карарларына бәя биргән.
Узган атнада Казанда XXVII дөньякүләм җәйге Универсиада тәмамланды. Аны үткәрер өчен 92 мең катнашучы һәм 2 мең тирәсе оешма аккредацияләнгән булган. Аккредитация системасы базасында 16 меңнән артык Россиягә визасыз керүгә таныклык чыгарылган.
RealSpeaker Lab лабораториясе проекты LG компаниясен кызыксындырган. Әлеге проект илдә иң беренче сөйләмне төгәл итеп танучы, һәм ул шул ук вакытта тавышның дулкыннарын һәм иренннәрнең хәрәкәтен эшкәртүче проект булып тора. 8 июльдә компанияләр арасында хезмәттәшлек килешүе төзелә.
Татарстанда Бөтендөнья җәйге Универсиадага спорт объектларына керер өчен уникаль система булдырылды. Керүне контрольләүче система ҖЧҖ “Инфоматика” белән тормышка ашырылган. Әлеге система уеннар кунакларына, оештыручыларга спорт объектларына махсус терминал аша керергә мөмкинлек бирде. Һәркөнне ярышларга уртача 135 меңнән артык кеше кергән, аларның 36 меңе тамашачылар һәм 100 меңнән артыгы аккредитацияләнгән кешеләр.
Бүген “Казан” комплексында узган 2нче халыкара Презиндент Академиясенең җәйге кампусы ачылышында 300дән артык студент җыелды.
Бөтендөнья студент уеннары тарихы, уеннарның тәртибе һәм башка бик күп мәгълүматны тәүлек буе эшләүче 8-800-550-2013 номера аша белеп була иде. Россия буенча шалтыратулар бушлай.